Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Эчке эшләр органнары хезмәткәре көне белән

Хөрмәтле Лаеш районы полиция хезмәткәрләре һәм ветераннары! Һөнәри бәйрәмегез белән ихлас котлаулар кабул итегез. Өлкән буыннарның данлы традицияләрен дәвам итеп, сез халыкны хокук бозулардан ышанычлы саклау һәм җинаятьчелеккә каршы тору өчен мөмкин булганның барысын эшлисез. Сез җәмәгать тәртибен саклыйсыз, гражданнарның иминлеген тәэмин итәсез. Районыбызда да, республикада да тынычлык һәм тотрыклылык...

Хөрмәтле Лаеш районы полиция хезмәткәрләре һәм ветераннары!

Һөнәри бәйрәмегез белән ихлас котлаулар кабул итегез.

Өлкән буыннарның данлы традицияләрен дәвам итеп, сез халыкны хокук бозулардан ышанычлы саклау һәм җинаятьчелеккә каршы тору өчен мөмкин булганның барысын эшлисез. Сез җәмәгать тәртибен саклыйсыз, гражданнарның иминлеген тәэмин итәсез.

Районыбызда да, республикада да тынычлык һәм тотрыклылык булдыру буенча оператив-хезмәт бурычларын үтәүче полиция хезмәткәрләренең үз хезмәт вазифаларын намус белән һәм лаеклы үтәве, россиялеләрнең хокукларын һәм ирекләрен яклавы, конституцион бурычларына һәм Антларына тугрылык саклавы куанычлы.

Сезгә һәм сезнең гаилә әгъзаларына чын күңелдән нык сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, бәхет-шатлык, түземлек, иминлек һәм Ватанга хезмәттә уңышлар телим.

Лаеш муниципаль район башлыгы М.П.Афанасьев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X