Эчкечелеккә каршы
Бүген Лаеш районында исерек машина йөртүчеләрне ачыклау максатыннан профилактикалау рейды үтә. Массакүләм тикшерүнең сәбәбе - исерек хәлдә руль артына утырган машина йөртүчеләр катнашында юл-транспорт һәлакәтләре саны арту. Полицейскийлар "Алкотектор РRО-100" дип аталган прибор күрсәткеченә таянып эш итәләр. Әгәр моңа нигез булса, административ беркетмә төзеләчәк. Әгәр мондый бозу берненче генә булмаса,...
Бүген Лаеш районында исерек машина йөртүчеләрне ачыклау максатыннан профилактикалау рейды үтә.
Массакүләм тикшерүнең сәбәбе - исерек хәлдә руль артына утырган машина йөртүчеләр катнашында юл-транспорт һәлакәтләре саны арту.
Полицейскийлар "Алкотектор РRО-100" дип аталган прибор күрсәткеченә таянып эш итәләр. Әгәр моңа нигез булса, административ беркетмә төзеләчәк. Әгәр мондый бозу берненче генә булмаса, гаеплене җитди җәза көтә, җинаять эше торгызуга кадәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев