Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Эчәргәме, әллә эчмәскәме

2014 елның 1 августыннан куәте 28 проценттан югары булган алкогольле продукциягә минималь бәяләр артты. Шул сәбәпле базарда ялган продукция тәкъ-дим итү арту ихтималы бар. Хәлгә Татарстанның дәүләт алкоголь инспекциясе Казан территориаль органы әйдәүче белгеч-эксперты Александр Красницкий аңлатма бирә. -Александр Александрович, безнең районда суррогат алкоголь җитештерү һәм сату очраклары бармы? -Нәкъ...

2014 елның 1 августыннан куәте 28 проценттан югары булган алкогольле продукциягә минималь бәяләр артты. Шул сәбәпле базарда ялган продукция тәкъ-дим итү арту ихтималы бар. Хәлгә Татарстанның дәүләт алкоголь инспекциясе Казан территориаль органы әйдәүче белгеч-эксперты Александр Красницкий аңлатма бирә.

-Александр Александрович, безнең районда суррогат алкоголь җитештерү һәм сату очраклары бармы?
-Нәкъ менә суррогат алкогольгә килгәндә исә, аны җитештерү түгел, ә сату очраклары бар. Даими эш алып бару нәтиҗәсендә спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә төрле бозулар ачыклана.
-Сыйфатсыз спиртлы продукция куллануның нәтиҗәсе никадәр куркыныч һәм Лаеш районында легаль булмаган алкоголь җитештерү һәм сатучылар белән кө-рәштә нинди эшләр алып барыла?
-Суррогат белән агулануның нәтиҗәсе җитди, хәтта үлемгә дә китерә. Соңгы ярты елда безнең районда мондый очраклар теркәлмәде. Ә инде бу дәүләт алкоголь инспекциясе алып барган эшнең мөһимлеген күрсәтә. Без атна саен ялган алкогольле эчемлекләрне, сатуны, спиртлы продукцияне балигъ булмаганнарга сатуны һәм алкоголь сатуның билгеләнгән вакытлы режимын бозу очракларын ачыклау буенча рейдлар үткәрәбез. Мәсәлән, август башында Лаеш районы эчке эшләр бүлеге белән республика дәүләт алкоголь инспекциясе Оренбург трактының 29 нчы километрында (Лаеш районы территориясе) 29 яшьлек гр. А.ны тоткарлады. Аның машинасында ярты литрлы 200 шешә "Столичная" маркасы рәвешендәге аракы һәм биш литрлы 40 канистр спиртлы эчемлек табылды. Хәзер бу яшь кеше тикшерүдә.
Кватирларда законсыз төстә алкогольле продукция сатуга да юл куелмый. Мондый "сатучылар" эшне кабат ачсалар җинаять җаваплылыгына тартылалар. Күп очракта беренче кисәтүдән соң яшерен алкомаркетлар үзләренең яшерен эшчәнлекләрен туктаталар.
Күпләп агулану очраклары намуссыз ялган эчемлек сатучыларны куркытмый, аларның максаты бер - акча эшләү. Ничек кенә сәер булмасын, мондый алкогольле эчемлекләрне кулланучылар үз тормышлары белән шаяруны уйламыйлар да. Бу мәкаләне укыгач безнең гражданнар "алкоголь" мәсьәләсендә белеп эш итәрләр дип ышанасы килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев