Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Егорьево авыл җирлеге: нәрсә белән горурланалар һәм нәрсәгә омтылалар

Егорьево авыл җирлегендә узган елда күп эшләнгән. Авыл мәдәният йортына Каипы, Егорьево, Бима һәм башка авылларның битараф булмаган кешеләре җыелды. -2016 елда шактый эшләнде,- дип сүз башлады Егорьево җирлеге башлыгы Рифат Хәмидуллин. -Яңа торак массивлар актив төзелә. Кызыл-Ил авылы юлына вак таш җәелде. Үзара салым акчасына җирлек бюджеты 756 мең...

Егорьево авыл җирлегендә узган елда күп эшләнгән.

Авыл мәдәният йортына Каипы, Егорьево, Бима һәм башка авылларның битараф булмаган кешеләре җыелды.

-2016 елда шактый эшләнде,- дип сүз башлады Егорьево җирлеге башлыгы Рифат Хәмидуллин. -Яңа торак массивлар актив төзелә. Кызыл-Ил авылы юлына вак таш җәелде. Үзара салым акчасына җирлек бюджеты 756 мең сумга тулыланды. Аңа зират ремонтланды, урамнар яктыртылды һәм юлларга вак таш җәелде. Без Мәскәү һәм Бар Русия Патриархы Кириллны лаеклы каршыладык, ул Гавриил Державин һәйкәле ачылуга килде. Каипыда "Иман нуры" мәчете ачылды.

Рифат Җәүдәтович авыл халкының проблемалары турында сөйләде.

-Суүткәргеч бик тузган, су алу челтәрләрен алыштыру таләп ителә,-дип аңлатып китте җирлек башлыгы.

-Хуҗасыз этләрне тоту мәсьәләсе борчый. Бу проблемаларны хәл итү өчен тырышачакбыз.

Территорияне төзекләндерү эше быел да дәвам итә.

-Каипыда күл ярын тәртипкә китерү планлаштырыла,-дип сүзен дәвам итте Рифат Хәмидуллин.-Кызыл-Ил авылында коены ремонтлаячакбыз, ә Бимада чишмәне төзекләндерәбез. Торак пунктларда юлларга вак таш җәю һәм күтәренке полосалар ясау дәвам итәчәк. Якын араларда яңа спорт комплексы ачылачак.

"Березовка" ЧҖҖ директоры урынбасары Равил Сафиуллин предприятие эше турында хисап тотты.

-Хуҗалыкта 50 кеше эшли, уртача хезмәт хакы 16700 сум тәшкил итә,- дип искәртте Равил Рәшит улы.-Терлекчелек биналары реконструкцияләнә. Авыл хуҗалыгына ярдәм итү дәүләт программасы булышлыгы белән яңа сыер абзарлары төзергә ниятлибез.

Полиция участок уполномоченные Радик Сафин хокук тәртибе һәм хокук бозуларны профилактикалау торышына тукталды.

-Егорьево авыл җирлегендә 14 җинаять кылынды, аларның сигезе ачылды,- диде Радик Гамил улы.-Телефон аша алдаучылар саны арту борчу тудыра. Халык белән профилактикалау чаралары үткәрелә.

Җыелышта район башлыгы урынбасары Илгизә Тимершина катнашты. Ул авылдагы эшне түбәндәгечә бәяләде.

-Авыл җирлеге башлыгының эше күп кырлы,- диде ул. Ул хуҗалык эшләре алып баручы да, юрист та, эшче дә, җитәкче дә. Монда яхшы команда тупланган, алар үз туган җирләре өчен күп эшлиләр.

Утырыш азагында җирлектә яшәүчеләр җиргә хокукка һәм су белән тәэмин итүгә кагылган сорауларын бирделәр. Бу проблемалар мөһим, һәр кешене борчый торган. Килгән һәр кеше район җитәкчелегенә мөрәҗәгать итә алды. Илгизә Тимершина беркемне дә игътибардан читтә калдырмады һәм һәр очракны тикшерергә сүз бирде.

Сессия тантаналы төстә тәмамланды. Авыл хуҗалыгы уңганнарына, нәтиҗәле эшләгән мәгариф һәм мәдәният хезмәткәрләренә мактау грамоталары һәм бүләкләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район