Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Эш кешесе

Лаеш районы үсешендә авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәрчак зур урын алып торды. Элекке "Центральный" тәҗ-рибә-җитештерү хуҗалыгы директоры Алексей Иванович Зимуров - район тарихына исеме язылган кешеләрнең берсе.

Ул Питрәч районында 1941 елның августында бар илебез борчылып Бөек Ватан сугышы фронтларыннан мәгълүматлар тыңлаган чакта крестьян гаиләсендә туа. Армиядә хезмәт итеп кайткан җитди егеткә мәдәният бүлеге инспекторы эшен тапшыралар. Вакыт үтә. Алексей Ивановичның абруе арта - аның таләпчәнлеге, инициативалы һәм гадел булуы кешеләрне җәлеп итә, аңа ышаналар.

1984 елда А.И.Зимуровны "Центральный" тәҗрибә-җитештерү хуҗалыгы директоры итеп билгелиләр. Шулай итеп ул Сокурыга килә. Ул килгәч хуҗалыкта зур үзгәрешләр башлана. Яңа директор совхозны сөт саву һәм бөртеклеләрнең элиталы сортлары уңышы буенча алдынгы хуҗалыклар арасына чыгара. Яңа корылмалар күтәрелә: совхоз эшчеләре һәм яшь гаиләләр яңа йортларга күчәләр, мәдәният йорты һәм мәктәп төзелә. Хуҗалыкта яңа объектлар барлыкка килә: бозаулар абзары, сыер абзарлары, авыл хуҗалыгы машиналары өчен гараж, ындыр табагына яңа техника урныштырыла... Кешеләр турында кайгыртып Зимуров авылга газ кертү, иске суүткәргечне алыштыру өчен зур тырышлык куя. Сокурыны төзекләндерүгә зур игътибар бирелә. "Торгынлык чоры" дип аталган соңгы елларны искә төшерсәк боларның барысын тормышка ашыру өчен күпме көч, хезмәт таләп ителүе ачык күренер. Алексей Иванович эш кешесе, буш вәгъдәләр бирмәде, әгәр сүз бирсә һәрчак аны үтәде.

Аны берничә мәртәбә ТатНИИСХка эшкә күчерсәләр дә, ул яңадан үзенекенә әйләнгән "Центральный" хуҗалыгына кайтты. 1996 елда Алексей Иванович Россия салым полициясе федераль хезмәте ТР идарәсенә хуҗалык бүлеге әйдәүче инженеры эшенә күчте.

Ветеран хезмәте күп санлы грамоталар һәм бүләкләр белән билгеләнгән. Әмма иң мөһиме-кеше хәтере, авылдашлары хөрмәте, күп еллар үткәч тә аны иң тәҗрибәле җитәкчеләрнең берсе дип искә алалар. Бу аның җаныннан, шәхси мөнәсәбәтеннән килә. Сокурыда яшәүчеләр туган авыллары урамында Алексей Иванович белән очрашкач хезмәт ветераны белән елмаеп исәнләшәләр. Ә ул элеккечә үк көчле һәм тормышны ярата.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сокуры юбилей зимуров