Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Экстремизмга – “Юк!“

Лаеш районы прокуратурасы экстремистлык характерындагы мәгълүмат урнаштырылган 13 интернет-сайтка керүне суд аша тыйды. Интернет челтәре мониторингы барышында прокуратура экстремистлык материалларының федераль исемлегенә кертелгән басмалар урнаштырылган 13 сайтны ачыклады. Тикшерү нәтиҗәләре буенча, әлеге сайтларда урнаштырылган мәгълүматларны бөтен Россия территориясендә тарату өчен тыелган дип табу турында судка өч гариза җибәрелгән. Прокуратура Интернеттагы...

Лаеш районы прокуратурасы экстремистлык характерындагы мәгълүмат урнаштырылган 13 интернет-сайтка керүне суд аша тыйды.

Интернет челтәре мониторингы барышында прокуратура экстремистлык материалларының федераль исемлегенә кертелгән басмалар урнаштырылган 13 сайтны ачыклады.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча, әлеге сайтларда урнаштырылган мәгълүматларны бөтен Россия территориясендә тарату өчен тыелган дип табу турында судка өч гариза җибәрелгән.

Прокуратура Интернеттагы шуңа туры килүче сайтларга керүне тыю максатыннан булдырылган домен исемнәрнең Бердәм реестрына кертү өчен Россия Роскомнадзорга суд карарлары күчермәләрен җибәрү мәсьәләсен куйды.

-Прокуратура таләпләре суд тарафыннан тулысынча канәгатьләндерелде, - дип хәбәр итә район прокуроры Дмитрий Белянин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район экстремизм