Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

“Ел хатын-кызы“ премиясе номинанты Лаешта яши

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәмендә үтүче "Ел хатын-кызы. Ел ир-егете: хатын-кыз карашы" республика конкурсы йомгаклары буенча, "Мәдәният һәм рухилык" номинациясендә җиңүче дип район мәдәният йорты хезмәткәре, шәфкатьлелек ордены җитәкчесе Зөһрә Лезина табылды. Ольга Исаева Лаеш районыннан Биектауга биш катнашучы барды: Елена Шакирова (Усады), Людмила Малышева (Столбище), Лилия Кыямова (Кече Елга),...

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәмендә үтүче "Ел хатын-кызы. Ел ир-егете: хатын-кыз карашы" республика конкурсы йомгаклары буенча, "Мәдәният һәм рухилык" номинациясендә җиңүче дип район мәдәният йорты хезмәткәре, шәфкатьлелек ордены җитәкчесе Зөһрә Лезина табылды.

Ольга Исаева

Лаеш районыннан Биектауга биш катнашучы барды: Елена Шакирова (Усады), Людмила Малышева (Столбище), Лилия Кыямова (Кече Елга), Эльвира Ширша (Комлы Ковали) һәм Зөһрә Лезина (Лаеш).

Башта Зөһрә Сәлим кызы үз кандидатурасын "Өченче яшь героинясы" номинациясенә тәкъдим итә. Әмма аның чыгышыннан соң жюри шәфкатьлелек ордены җитәкчесен "Мәдәният һәм рухилык" номинациясендә беренче премиягә лаек дип хәл итә: нәкъ менә шул юнәлеш буенча зур күләмдә эш эшләнгән - калын фотографияләр альбомы, орден клублары турында тәкъдир итүләр һәм үткәрелгән чаралар һәм аның эшен яклаучы битараф булмаган кешеләр турында кыска, әмма эчтәлекле хикәя.

-Мин беренче урын алырмын дип уйламаган идем, - ди Зөһрә Лезина. - Көндәшлек бар иде һәм шактый көчле. Биектауга конкурсантлар 9 районнан килде. Күпләр бик матур костюмнар, һөнәри җырчылар, биючеләр белән зур җанатарлар төркеме белән иде. Ә без үз коллективыбыз, клуб әгъзалары белән килдек.

Залдан миңа дуслар, танышлар, район җитәкчелеге вәкилләре көч биреп торды. Сәхнәдә "Вдохновение" ансамбле җырлады, Надежда Шастина биеде. Без үз чыгышыбызны шагыйрәбез Светлана Левандовская-Фомина язган "Доброта" җыры белән төгәлләдек.

Зөһрә Сәлим кызы алга таба да шәфкатьлелек ордены клублары бельн эшне дәвам итәргә ниятли, әмма бу инде башка тарих.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район женщина года