Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Ел кешесе-2015 не сайла

Узган елда районда күп кенә мөһим вакыйгалар булды: яңа йортлар, ФАПлар тапшыру, торак пунктларны төзекләндерү, юллар һәм тротуарлар салу, урамнарны яктырту. Сабантуй, Каравон, Державин укулары, җилкәнле регата һәм башкалар үткәрелде. Уңай үзгәрешләрне әле тагын санарга мөмкин. Аларның һәркайсы яраткан эшенә иҗади һәм чын күңелдән якын килүче кешеләр хезмәте. "Кама ягы"...

Узган елда районда күп кенә мөһим вакыйгалар булды: яңа йортлар, ФАПлар тапшыру, торак пунктларны төзекләндерү, юллар һәм тротуарлар салу, урамнарны яктырту. Сабантуй, Каравон, Державин укулары, җилкәнле регата һәм башкалар үткәрелде. Уңай үзгәрешләрне әле тагын санарга мөмкин. Аларның һәркайсы яраткан эшенә иҗади һәм чын күңелдән якын килүче кешеләр хезмәте.

"Кама ягы" редакциясе үз укучыларына Лаеш районының ел кешесен билгеләргә тәкъдим итә. Сезнең фикер буенча, газета битләрендә сөйләүгә лаек булган кешеләр турында хикәяләр җибәрегез. Ихтимал, ул сезнең күпквартирлы йорт ишегалдын чиста тотучы баскыч мәйданчыгы буенча күршегездер. Ә бәлки сез үз балаларын ялгызы тәрбияләүче күп балалы ана турында сөйләрсез. Яки сезнең авыл урамнарын һәрчак кардан чистартып торучы тракторчы турында. Кемдер яңгырда да, буранда да авыруларга ярдәмгә ашыгучы җирле фельдшерны ел кешесе дип атарга була, дип саныйдыр.

Үз хикәяләрегезне "Ел кешесе -2015" билгесе белән 422610, Лаеш шәһәре, Ленин урамы, 31 йорт, 1 кат адресына яки novaykama@yandex.ru электрон адресына җибәрегез.

Барлык эшләр газета битләрендә һәм аның сайтында басылачак. Аннан соң газета укучылар тавыш бирү юлы белән "Лаеш районының ел кешесе-2015"не сайлаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район человек года