Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Ел төзелешләре

Узган елда районда ФАПларның яңа биналары ачылды, авыл клубларына капиталь ремонт ясалды, күпквартирлы йортлар һәм сәнәгать предприятиеләре сафка кертелде. Атабайда яңа ФАП ачылганнан соң заманча медицина авыл кешеләренә якынайды. Казаннан да, Лаештан да дистәләрчә километр читтәге авылда фельдшерлык-акушерлык пункты төзү бик актуаль иде. Сәламәтлек саклау объекты беренче ярдәм күрсәтү өчен...

Узган елда районда ФАПларның яңа биналары ачылды, авыл клубларына капиталь ремонт ясалды, күпквартирлы йортлар һәм сәнәгать предприятиеләре сафка кертелде.

Атабайда яңа ФАП ачылганнан соң заманча медицина авыл кешеләренә якынайды. Казаннан да, Лаештан да дистәләрчә километр читтәге авылда фельдшерлык-акушерлык пункты төзү бик актуаль иде. Сәламәтлек саклау объекты беренче ярдәм күрсәтү өчен заманча чаралар, кирәкле дарулар һәм аппаратура белән җиһазландырылган.

Сентябрьдә Россиядә өченче "Озон. ру" интернет-кибетның товарлар склады ишекләрен ачты. Исегезгә төшерәбез, 3500 квадрат метр мәйданлы территориядә ярты миллионнан артык товар тупланды - зур көнкүреш техникасыннан алып китаплар һәм уенчыкларга кадәр. Яңа склад биналары ачу Усады, Столбище, Олы һәм Кече Кабан авылларында яшәүчеләр өчен яңа эш урыннары булдыру мөмкинлеге бирде.

Хәербидә "Казан медицина кораллары заводы" ("КМИЗ-2") АҖ базасында бер тапкыр кулланыла торган стериль медицина кораллары җитештерү буенча яңа комплекс төзелә башлады. Монда алдынгы, абсолют экологик технологияләр һәм иң яңа эшләнмәләрдән файдаланып гинекология, хирургия һәм стоматология өчен материаллар чыгару планлаштырыла. Уникаль предприятие 50 дән артык эш урыны белән тәэмин итәчәк.

Яңа йортлар ачу дәвам итә. Мәсәлән, Лаешта быелның октябрендә 36 гаилә яңа йортка күчте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев