Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Электрон хезмәтләр

Татарстанлылар күчемсез милеккә хокукларын электрон төстә терки ала 2015 елның июненнән Росреестр порталында (rosreesrf.ru) гариза бирүчеләр өчен "Хокукларны электрон теркәү" хезмәте эшли. Хокукларны электрон төстә дәүләт теркәвенә документлар бирү өчен Росреестр порталының төп битеннән кирәкле бүлеккә чыгарга кирәк: "Физик затларга", "Юридик затларга" яки "Белгечләргә". Аннан соң "Күчемсез милеккә хокукларны теркәү"...

Татарстанлылар күчемсез милеккә хокукларын электрон төстә терки ала

2015 елның июненнән Росреестр порталында (rosreesrf.ru) гариза бирүчеләр өчен "Хокукларны электрон теркәү" хезмәте эшли. Хокукларны электрон төстә дәүләт теркәвенә документлар бирү өчен Росреестр порталының төп битеннән кирәкле бүлеккә чыгарга кирәк: "Физик затларга", "Юридик затларга" яки "Белгечләргә". Аннан соң "Күчемсез милеккә хокукларны теркәү" сервисын, соңыннан "Хокукларны дәүләт теркәвенә гариза бирергә"не сайларга кирәк.

Электрон төстә теркәү бирелә торган гариза һәм документларның көчәйтелгән квалификацияле электрон имза белән расланган булуы мөһим. Аны алу өчен теләсә кайсы раслаучы үзәккә мөрәҗәгать итәргә кирәк, аларның исемлеген шулай ук Росреестр порталында табарга була. Мәсәлән, әгәр граждан күчемсез милек рәсмиләштерүдә бер тапкыр гына катнаша икән, бу шактый уңайлы. Бу очракта нотариуска мөрәҗәгать итәргә мөмкин, анда граждан вакытын күпкә экономияли. Кабул итү офисларына мөрәҗәгать иткәндә дәүләт теркәвенең максималь срогы 10 көн тәшкил итә, ә гаризаны Росреестрның рәсми порталы аша җибәрүче нотариус ярдәмендә исә бары тик бер көн.

Гражданда провитизацияләү килешүе булган очракта мондый гариза белән җирле үзидарә органнары вәкилләренә мөрәҗәгать итү уңайлырак. Бу очракта теркәү срогы бары биш көн тәшкил итә. Әгәр граждан офисларга шәхсән мөрәҗәгать итү вариантын сайласа, хокукларны теркәү срогы 10 көн тәшкил итә.

Шул ук вакытта барлык очракларда да хокукларны электрон беркетү үткәрүнең нәтиҗәсе ЕГРП дан өземтә булачак. Росреестр порталы аша гариза биргәндә гариза бирүчеләрне кабул итү офисларына милек хокукы турында таныклык алу өчен мөрәҗәгать итү кирәк түгел. Иң актуаль мәгълүмат өземтәдә була, ул да электрон төстә бирелә.

Электрон теркәүнең өстенлекләре ап-ачык: беренчедән, хезмәтләрне өйдән чыкмыйча яки эш урыныннан китмичә алу, икенчедән, бу финанс ягыннан да файдалы. Мәсәлән, теркәүгә дәүләт пошлинасын түләгәндә документларны электрон төстә тапшырган очракта, гражданнар өчен 0,7 коэффициенты кулланыла, ягъни чыгымнар автомат рәвештә 30% ка кими.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район Интернет услуги