Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Элҗем көне

Комлы Ковалида бу бәйрәмне ел саен билгеләп үтәләр. Изге Илья чиркәве чаңнары иртәдән авыл кешеләрен бәйрәмгә чакырып яңгырый. Дин юлына басучылар саны елдан ел арта. Яшьләрнең күп булуы сөендерә. Халык ни өчен бу изгене олылый? -Илья пәйгамбәр халыкка Аллаһка табынуны биргән,-дип аңлата гыйбадәтханә настоятеле Сергей атакай. - Чиркәү 1872 нче...

Комлы Ковалида бу бәйрәмне ел саен билгеләп үтәләр. Изге Илья чиркәве чаңнары иртәдән авыл кешеләрен бәйрәмгә чакырып яңгырый. Дин юлына басучылар саны елдан ел арта. Яшьләрнең күп булуы сөендерә. Халык ни өчен бу изгене олылый?

-Илья пәйгамбәр халыкка Аллаһка табынуны биргән,-дип аңлата гыйбадәтханә настоятеле Сергей атакай. - Чиркәү 1872 нче елдв төзелгән, җимерелгән, әмма әбиләребез Элҗем көнендә догалар укый-укый хәрабәләрне әйләнеп йөргәннәр.

Хәзер гыйбадәтханә торгызылды, дин тотучыларга дога укырга, вәгазьләр тыңларга урын бар.

Бәйрәм дәвам итә. Кич белән "Дуслык" спорт-күңел ачу комплексы каршында зур концерт булды. Тантана башлануга авыл хужалыгында зур уңышларга ирешкән хезмәтчәннәр бүләкләнде. Үзешчән артистлар матур костюмнар, яхшы җырлар белән чын шоу күрсәттеләр. Тамашачылар һәр чыгышны җылы каршыладылар.

Бәйрәм дискотека белән тәмамланды.

Мәдинә Усманова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишево