Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Элемтәдә – район башлыгы

Хакимиятнең ачыклыгы курсы кысаларында Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев белән туры линия булды. Рәсим Хаҗиев Илфат Шаһитов фотосы Видеоны газета сайтыннан карагыз Район башлыгының халык белән мондый форматта аралашуы беренче тапкыр үткәрелде, шуңа күрә аңа карата кызыксыну зур иде. Туры линия вакытында шалтыратулар күп булды, аннан да күбрәк сорауларны без...

Хакимиятнең ачыклыгы курсы кысаларында Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев белән туры линия булды.

Рәсим Хаҗиев

Илфат Шаһитов фотосы

Видеоны газета сайтыннан карагыз

Район башлыгының халык белән мондый форматта аралашуы беренче тапкыр үткәрелде, шуңа күрә аңа карата кызыксыну зур иде. Туры линия вакытында шалтыратулар күп булды, аннан да күбрәк сорауларны без алдан ук электрон почта аша һәм редакция телефоны аркылы алдык. Михаил Афанасьевка алдан кабул ителгән сораулар исемлеге бирелде, ул аларга шалтыратулар арасындагы тәнәфесләрдә җавап бирде. Район җитәкчесенә турыдан-туры сорау бирергә теләүчеләр бик күп иде, мөрәҗәгатьләрнең һәркайсы буенча кирәкле күрсәтмәләр бирелде.

Территорияләрне төзекләндерү, йортларга капиталь ремонт ясау, ипотека төзелеше, юлларга ремонт, каты көнкүреш калдыклары чыгару, урамнарны яктырту, җир бүлеп бирү, су белән тәэмин итү һәм башка темалар күтәрелде. Кайбер мәсьәләләр туры линия вакытында ук хәл ителде. Мәсәлән, Лаештан Гөлшат Абдуллина ни өчен өйләрендә электр белән өзеклекләр килеп чыгу белән кызыксынды. Район башлыгы шуңа туры килүче коммуналь хезмәтләр җитәкчеләре белән шалтыратып сөйләште һәм моның сәбәбе - идарәче компания ягыннан эшләп җиткерелмәү икәнен ачыклады. Ул хаталарны кичекмәстән төзәтүне таләп итте һәм халыкның алар аркасында җәфаланырга тиеш түгеллеген искәртте.

Кече Кабаннан Альберт Кальцев Михаил Афанасьевтан китап чыгаруда ярдәм итүен үтенде, аңа башлык исеменә хат язарга тәкъдим ителде. Михаил Павлович кирәкле акчаны бүлеп бирергә вәгъдә итте.

Алдан бирелгән сораулар да игътибарсыз калмады. Башлык аларның һәркайсына тукталды һәм аңлатмалар бирде.

25 Октябрь исемендәге поселоктан Фирдәүс Аракелян коммуналь хезмәтләр өчен бурычлылар аркасында намуслы гражданнар җәфа чигүгә ризасызлыгын белдерде. Мәсәлән, аның сүзләре буенча, поселокта яшәүче Лаешта квартир алган, ә мондагы торагын башка кешеләргә вакытлыча файдалануга бирә. Шул ук вакытта 11 мең сум бурыч җыйган.

-Бәлки шуңа күрә керү урынына ремонт ясамыйлардыр? Ник аңа карата бернинди чара да күрмиләр? - дип сорый Фирдәүс.

Михаил Афанасьев аның белән килеште һәм идарәче компанияләрнең мондый мөнәсәбәтләргә юл куймаска тиешлекләренә, боларга барысына да чик куярга кирәклегенә басым ясады.

Яушыйктан Наил Фәйзуллин район башлыгы игътибарын авылда юлларның начар торышына юнәлтте. Михаил Афанасьев аңлатканча, аларны тиешле дәрәҗәгә китерү өчен 90 миллион сум акча кирәк. Районның мондый акчалары юк, әмма бүген хакимиятнең җаваплы органнары дәүләт программаларына керү өчен кирәкле гамәлләр башкаралар.

-Нәрсә эшләргә мөмкин - без эшләрбез! - диде район башлыгы.

Үз мөрәҗәгатендә Ирина Федонина Михаил Афанасьевка нәтиҗәле эш өчен рәхмәт белдерде һәм аның килүе белән районда ипотека йортларын төзүнең актив алып барылуын билгеләде. Ирина Андреевнаны әлеге программа буенча тагын күпме йорт төзү планлаштырылуы кызыксындырды.

-Ипотека йортлары төзү - бүгенге көнгә иң мөһим һәм аерым бурычларның берсе. Без бу юнәлештә интенсив эшне дәвам итәчәкбез. Бүген 24 квартирлы йорт төзелә, башка күпквартирлы йортлар төзелеше дә планлаштырыла, - дип ышандырды район башлыгы. Гәүһәрия Вәлиуллина теплица урнаштыру өчен өстәмә берничә метр җир бүлеп бирүләрен үтенә. Ул 70 төрдән артык чәчәк үстерә, ә аларның үсентеләрен теләге булган һәркемгә бакчаларын һәм шәһәр урамнарын бизәү өчен тарата. Аның бакчасының үлчәме кирәкле күләмдә рассада үстерү өчен теплица урнаштыру мөмкинлеге бирми. Михаил Афанасьев Лаешта яшәүченең инициативасын хуплады һәм туры линиядә катнашкан Лаеш шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Владимир Яковлевка Гәүһәрия Вәлиуллина үзенә шәһәрнең бер түтәлен төзекләндерү өчен җаваплылык алганда аңа теплица урнаштыру өчен аерым участок бүлеп бирү турында мәсьәләне хәл итәргә йөкләмә бирде.

Район башлыгы сүзләре буенча, туры линиядә яңгыраган барлык сораулар хакимият органнары өчен эш фронтын билгели.

-Кешеләр белән мондый аралашу кирәк: кайда нинди "авырткан" урыннар барын, нәрсәгә игътибар юнәлтергә кирәген беләсең. Бу практиканы без алга таба да дәвам итәчәкбез. Туры линия нәтиҗәле булды дип саныйм, - дип нәтиҗә ясады Михаил Афанасьев халык белән сөйләшүгә.

Беренче коймак төерле булып чыкмады. Газета редакциясе район башлыгы белән туры линиядә катнашкан бар кешегә рәхмәт белдерә. Бер генә сорау да игътибарсыз калмаячак. Алар барысы да шуңа туры килүче хезмәтләргә һәм хакимият органнарына җибәреләчәк. Чөнки сезнең мөрәҗәгатьләрегез - эш башкару өчен күрсәтмә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район прямая линия