Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Энергия саклау: нәтиҗәлелек, ышанычлылык, уңайлылык

Республикабыз икътисады үсеше белән энергетика роле дә үсте. Лаеш районының энергия саклавына 2014 елда эшчәнлек нәтиҗәләре буенча 1 нче урын алган "Татэнергосбыт" ААҖ филиалының Идел буе бүлеге сизелерлек өлеш кертә. "Татэнергосбыт" ААҖ үз эшчәнлегендә кулланучыларга сервис хезмәтләре тәкъдим итеп һәм автоматлаштыруның заманча чараларын кулланып, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә чараларыннан файдаланып...

Республикабыз икътисады үсеше белән энергетика роле дә үсте. Лаеш районының энергия саклавына 2014 елда эшчәнлек нәтиҗәләре буенча 1 нче урын алган "Татэнергосбыт" ААҖ филиалының Идел буе бүлеге сизелерлек өлеш кертә.

"Татэнергосбыт" ААҖ үз эшчәнлегендә кулланучыларга сервис хезмәтләре тәкъдим итеп һәм автоматлаштыруның заманча чараларын кулланып, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә чараларыннан файдаланып хезмәт күрсәтүгә йөз тота. Компаниянең максаты - энергия саклауны ышанычлы һәм уңайлы итү.

Клиентларга хезмәт күрсәтүне уңайлы итү өчен компаниянең тугыз филиалы һәм 56 клиентларга хезмәт күрсәтү офисы бар. Мәсәлән, Лаеш районы территориясендә ике клиентларга хезмәт күрсәтү офисы эшчәнлек алып бара, алар "Татэнергосбыт" ААҖнең Идел буе бүлеге составына керә. Шуны билгеләп үтәргә кирәк, бер ел эчендә генә Лаешның клиентларга хезмәт күрсәтү офисында электр энергиясе кулланучылар саны арткан: физик затлар арасында - 543 кешегә, юридик затлар арасында - 16 фирма һәм предприятиегә, Шәһәр яны офисында физик затлар арасында 966 кешегә, юридик затлар арасында - 36 фирма һәм предприятиегә.

Компаниянең төп бурычлары - клиентлар белән үзара мөнәсәбәтнең партнерлык принципларын алга таба үстерү, шулай ук әбүнәчеләр белән эштә оперативлыкны күтәрү, предприятиенең мәгълүмати ачыклыгын һәм исәпләүнең үтә күренмәлелеген тәэмин итү.

Узган елдан электрон документ әйләнеше кертелгән, ул кулланылучы энергоресурслар һәм башкаларны исәпләү, исәпкә алу һәм түләүнең нәтиҗәлелеген шактый күтәрде. Лаеш районының күп кенә предприятиеләре һәм бюджет учреждениеләре электрон документ әйләнеше системасында эшләүне бәяли алдылар инде. Актив кулланучылар арасында энергетиклар Лаеш техник-икътисад техникумын, комплекслы балалар-үсмерләр спорт мәктәбен, район мәдәният йортын һәм башкаларны билгеләп үтәләр.

Яңа тариф сәясәте (ТР Дәүләт комитетының 2014 ел 12 декабреннән тарифлар буенча карарына ярашлы төстә) кулланучы электр энергиясенә тарифларның 7% тан күбрәккә артмавына китерде. Кызганычка каршы, барлык кулланучылар да күрсәтелгән хезмәтләр өчен намуслы төстә түләмиләр. Зур бурычлары булган кулланучыларга энергия бирүне чикләргә яки тулысынча туктатырга туры килә. Мәсәлән, 2014 елда 10 кулланучыга энергия бирү чикләнгән, шул исәптән "Дорожник" ЯАЖ гә. Ул бүгенге көндә тулысынча өзелгән хәлдә. Физик затларга узган ел өчен электр энергиясен куллануны чикләүгә 249 данә гариза бирелгән.

Предприятие авыл җирлекләрендә зур эш алып бара. Узган елдан урам яктырту исәптә һәм контрольдә тотыла. Тышкы яктырту яктырткычларын инвентарьлаштыру буенча зур күләмле эш башкарылган. Бар җирдә энергия саклаучы технологияләр кулланыла. Аерым алганда, "Ферекс" предприятиесе чыгаручы яктырткычлар, бу энергоресурсларны нәтиҗәлерәк тотарга мөмкинлек бирә.

"Татэнергосбыт" ААҖ кулланучылар белән тыгыз элемтәдә эшли һәм иң яхшыларын билгели. Мәсәлән, 2014 ел нәтиҗәләре буенча, "Лаеш" кошчылык комплексы" ЧҖҖ, "ТР радиотелевизион тапшыру үзәге" билгеләп үтелгән. "Сәнәгать предприятиләре" бүлегендә "Ел энергопартнеры" номинациясендә "Татаэронавигация" ФДУП филиалы "Госкорпорация по ОрВО" һәм иң эре кулланучы буларак "Казан" халыкара аэропорты" ААҖ лауреат булдылар.

"Татэнергосбыт" ААҖ эше безнең район территориясендә яңа җитештерүләр үстерергә мөмкинлек бирә. Новаторлык технологияләрен уңышлы кертеп, уңышлылык дәрәҗәсен һәм халыкка хезмәт күрсәтү культурасын күтәреп предприятие илебезнең Энергетик стратегиясен тормышка ашыруда актив катнаша. Үткәрелүче инновацион үзгәрешләр җитештерүчеләр өчен дә, энергия кулланучылар өчен дә файдага булыр дип ышаныйк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Татарстан Лаишево лаеш