Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Эре предприятиеләргә – инженерлык фикере

Дөнья үзгәрә, без яңа технологияләр гасырында яшибез. Лаеш районында җайланмалар гына түгел, бүгенге көндә сорау күп булган программа продуктлары да җитештерәләр. -Кызганычка каршы, безнең илдә күбрәк чит ил техникасы һәм эшләнмәләре кулланыла. Гәрчә без бүген көндәшлеккә сәләтле продуктлар һәм эшләнмәләр ясый алуыбызны күрәбез. Һәм моны безнең кешеләр ясый, - дип...

Дөнья үзгәрә, без яңа технологияләр гасырында яшибез. Лаеш районында җайланмалар гына түгел, бүгенге көндә сорау күп булган программа продуктлары да җитештерәләр.

-Кызганычка каршы, безнең илдә күбрәк чит ил техникасы һәм эшләнмәләре кулланыла. Гәрчә без бүген көндәшлеккә сәләтле продуктлар һәм эшләнмәләр ясый алуыбызны күрәбез. Һәм моны безнең кешеләр ясый, - дип билгеләп үтте ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Столбищеда "Ин Парк-Казан" индустриаль паркы төзелешендә булганда. Аның мәйданы 20 га тәшкил итә. Узган ел май азагында аның нигезенә беренче таш салу тантанасы булды.

Яңа предприятие бик җәлеп итә торган урында төзелә. Аерым алганда, бу тирәдә якын арада "Смарт Сити" проектын тормышка ашыру - Казанның яңа эшлекле һәм фәнни үзәге төзелеше башланачак. Моннан тыш, бу зонада "Иннополис" аерым икътисади зонаның 2 нче мәйданчыгы урнашачак. Хәзерге вакытта 17 мең квадрат метр мәйданлы беренче чират төзелеше бара. Узган кыш "ИНВЕНТ" Технополисында химик технологияләр тармагында инжинирингның төбәк үзәге файдалануга тапшырылды. Әлеге объект фәнни-тикшеренү өлешеннән һәм тәҗрибә-сәнәгать җитештерүеннән тора. Инвестицияләр күләме 620 миллион сум тәшкил итә. Эшчеләр саны 70 кеше.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишево