Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Эшкә урнашуда ярдәм

Эш урыннары ярминкәсендә эшсезләргә һәм эш эзләүче гражданнарга 100дән артык вакансия тәкъдим ителде. Лаеш үзәк китапханәсенең якты залында аеруча җанлылык хөкем сөрә: мәшгульлек үзәге оештырган ярминкәгә эш эзләүчеләр күп килгән. Алар арасында вакытлыча эшсез калганнар һәм кызыклырак эш табарга теләүчеләр дә бар иде. Тугыз оешма һәм предприятие вәкилләре монда хезмәткәрләр...

Эш урыннары ярминкәсендә эшсезләргә һәм эш эзләүче гражданнарга 100дән артык вакансия тәкъдим ителде.

Лаеш үзәк китапханәсенең якты залында аеруча җанлылык хөкем сөрә: мәшгульлек үзәге оештырган ярминкәгә эш эзләүчеләр күп килгән. Алар арасында вакытлыча эшсез калганнар һәм кызыклырак эш табарга теләүчеләр дә бар иде.

Тугыз оешма һәм предприятие вәкилләре монда хезмәткәрләр эзләп килгәннәр: район хастаханәсе, "Россия почтасы" ФГУП, "Нармонка" агрофирмасы" ЧҖҖ һәм башкалар.

Ярминкәдә барлыгы 52 кеше эш эзләп мөрәҗәгать итте. Нәтиҗәдә эшкә 15 һәм һөнәри уку өчен 8 юллама бирелде.

Эшләргә теләге булган кешегә эш урыннары бар. Өстәвенә мәшгульлек үзәге ярдәм итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район

2
X