Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Әгәр мин булмасам, кем?

Минем Җиңү паркындагы чүплекне фотога төшерүемне күреп янәшәдән үтүче ханым: "Безнең яшьләрнең ял урыны", - диде.

Һәлак булган сугышчы-азат итүчеләр хөрмәтенә куелган һәйкәлгә мөнәсәбәт-тулаем җәмгыятьнең, шулай ук аерым һәр кешенең культура күрсәткече ул. Иртәләрен парк аша эшкә баручы лаешлылар теләсә кая яткан, ватылган шешәләр, пластик стаканнар, сигарет каплары, конфет кәгазьләре, чипсы пакетлары...күрәләр. Парк караучыларның берсе боларның барысын капчыкка җыя.

Ни өчен шулай була соң? Ни өчен мемориал янында эчү генә түгел, гафу итегез, хаҗәтеңне үтәү дә оят саналмый? Бәлки монда сезнең белән безнең гаеп тә бардыр? Күптән түгел мин парк аша гадәттәге юл буйлап үттем. Минем күзем тыныч кына постаментның үзендә сыра эчкән яшь егетләр төркеменә төште. Яныннан кешеләр үтә, әллә күрмәмешкә салыналар, әллә чыннан да үз уйларына чумганнар. "Ял итүчеләр" төркеме минем алар ягына борылуымны күргәч, дәшми генә таралды. Нәрсәдер әйтү, аңлату да кирәк булмады. Мөгаен, барысы ул кадәр өметсез үк түгелдер...

Шимбә өмәсе якынлаша, һәр оешмага үз участогы беркетелгән. Ә кемнең хуҗалары спиртлы эчемлекләр шешәләрен тәрәзәдән генә ыргыткан өйләр янын җыештырасы килсен... Днепрогэс төзелгән елларда артта калган бригадага киндер байрак тапшырганнар. Әгәр хәзер чисталык ягыннан иң начар йортка шундый байрак тапшырылса, бу ваемсызлык байрагы кайда теркәлер икән?

"Ни өчен мин, ә башкалар түгел?". "Әгәр мин булмасам, кем?"ике фраза. Сүзләр җыелмасы охшаш. Әмма алар бер берсеннән ничек аерыла! Сезгә шуларның кайсы якын. Сез хәл итәсез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишево парк порядок

2
X