Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Фаина Малышева: “Алексей Петровичны икенче ватанында да хәтерлиләр һәм хөрмәтлиләр“.

Фаина Малышева: "Алексей Петровичны икенче ватанында да хәтерлиләр һәм хөрмәтлиләр". Хөрмәтле Лаеш районы халкы! Сезне Җиңү көне белән котлыйм! Советлар Союзы Герое Алексей Петрович Малышевның ватаны - Лаеш районы Паново авылы. 1957 елдан ул Краснодар өлкәсендә хезмәт итә, ә 1967 елдан - Сочи шәһәрендә. Һәм һәркайда аның истәлеге мәңгеләштерелгән. Краснодарда...

Фаина Малышева: "Алексей Петровичны икенче ватанында да хәтерлиләр һәм хөрмәтлиләр".

Хөрмәтле Лаеш районы халкы! Сезне Җиңү көне белән котлыйм!

Советлар Союзы Герое Алексей Петрович Малышевның ватаны - Лаеш районы Паново авылы. 1957 елдан ул Краснодар өлкәсендә хезмәт итә, ә 1967 елдан - Сочи шәһәрендә. Һәм һәркайда аның истәлеге мәңгеләштерелгән.

Краснодарда "Ими гордится Кубань" мемориаль аркасында Алексей Петрович исеме алтын хәрефләр белән язылган. Аның фамилиясен Сочида "Благодарные сочинцы помнят их имена" хәтер стенасында да укырга була. Краснодар өлкәсендә һәм Сочида, Лаеш районындагы кебек үк, аны үзләренеке дип саныйлар. Җиңүнең 65 еллыгы хөрмәтенә Сочиның бер районында йорт салдылар һәм аны ветераннарныкы дип атадылар. Ә урамга А.П.Малышев исеме бирделәр. Хәзер монда тулы бер микрорайон үсеп чыкты - шәһәрдә иң яхшысы. Сезнең танылган якташыгыз исемен йөртүче урамда һәм мәктәптә Геройның бюстлары урнаштырылган.

Алексей Петрович үзәктә, 104 һәлак булган сугышчыга обелисклар торучы Горка Героев дип аталган урында җирләнгән.

Минем бары сезнең белән Алексей Петровичны икенче ватанында да хөрмәт итүләре һәм хәтерләүләре белән уртаклашасым килде.

Барыгызга да иң яхшы теләкләр.

Хөрмәт белән Фаина Андреевна Малышева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишево