Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Фестиваль дусларны җыйды

Сишәмбе көнне район мәдәният йорты сәхнәсендә үткән физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең "Йөрәктән йөрәккә" район фестивале декабрьнең беренче ункөнлеге - шәфкатьлелек ункөнлегенең олы вакыйгаларының берсе булды.

Кешене якты дөньяны күрү, хәрәкәтләнү мөмкинлегеннән мәхрүм итеп, аның сәламәтлеген чикләп табигать бу кешеләргә зур иҗади сәләт, бетмәс көч һәм яшәү теләге бүләк иткән. Гадәттәге фестиваль, үзләренең авыруларына да карамастан, аларның әйләнә-тирәдәгеләргә үзләрен җырларда, шигырьләрдә, биюләрдә күрсәтергә әзер һәм җәмгыятькә файдалы булырга теләүләрен күрсәтте. Мәрхәмәтлелек фестиваленең елдан ел тарафдарлары арту очраклы түгел. Бу көнне алар һичшиксез бергә. Фестивальне оештыручыларга һәм анда катнашучыларга ел саен ярдәм итүчеләр арасында гади лаешлылар, бюджет өлкәсендә эшләүчеләр, аз табышлы пенсионерлар күп. Фестиваль ел саен Лаеш мәктәпләре укучылары ярдәме белән үтә, алар гадәттә үз яшьтәшләре өчен музыкаль котлаулар әзерлиләр. Бу юлы мәктәп укучылары, укытучылар һәм ата-аналар Дарина Черновага ярдәм итү өчен хәйрия акциясендә актив катнаштылар. Алар акча җыю оештырдылар һәм изге теләкләр белән аны аның әнисе Светлана Кореевага тапшырдылар. Ә ул арада алып баручылар кызчык хөрмәтенә Вера, Надежда, Любовь шәмнәре яндырдылар.

Лаешның 2 нче мәктәбе башлангыч сыйныфлар укытучысы Наталья Суханова кеше хәленә керә белү һәм шәфкатьлелек хисләрен үз укучыларында кечкенәдән үк тәрбияли. Дүрт елда аның балалары бер генә фестивальне дә калдырмады. Чарага алар сыйныфлары белән һәм яшь дуслары өчен бүләк белән киләләр. Фестиваль лауреатларына ярдәм итүчеләр арасында "Радуга", "Танюша" хореография коллективлары, район мәдәният йорты иҗат коллективлары, "Аз" сәнгатьле укучылар ансамбленә йөрүчеләр бар.

Социаль яклау бүлеге начальнигы Татьяна Борһанова үзен мәрхәмәтле эшкә багышлаган, чираттагы чараны оештырган А.Денежкин исемендәге шәфкатьлелек ордены рәисе Зөһрә Лезинага рәхмәтләрен җиткерде. Ә залдагы күпме кеше лауреатларны һәм фестивальне оештыручыларны үз алкышлары белән бүләкләде. Һәрвакыттагыча сәхнәдә балалар йорты, махсус интернат-мәктәп балалары чыгыш ясады. Алар үз талантларын төрле жанрларда күрсәттеләр һәм лаеклы төстә лауреат исеме алдылар.

Фестиваль дебютантлары турында да әйтми булмый. Столбищеда яшәүче тугыз яшьлек Аделина Илькаева өчен барысы башлана гына. Ул беренче тапкыр район мәдәният йорты сәхнәсендә чыгыш ясады һәм беренче тапкыр фестиваль лауреаты булды. Күптән түгел генә сәләтле кызның "Гомер изге эшләр өчен бирелгән" дигән иҗат күргәзмәсе оештырылды. Ә менә Ринат Сәлахов һәм Надежда Шастина фестивальдә күптәннән үз кешеләр, алар өчен сәхнә туган йорт кебек. Аларның дәртле биюе тамашачыларны битараф калдырмады. Надежда Шастина Ринатны коляска белән биюгә тарта, өйрәтә алган. Фестиваль аның хезмәте юкка булмауны күрсәтте.

Лауреатлар сәхнәдән күтәренке кәеф, бүләкләр һәм дипломнар белән төште.

"Йөрәктән йөрәккә" фестивале Дарина Черновага ярдәм итү өчен хәйрия акциясенә көченнән килгәнчә өлеш кертте. Чара барышында җыелган акчалар баланы дәвалауга тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: РДК декада инвалиды