Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Фидакарьләрчә хезмәт куя

Татьяна Игнашинаның хезмәт кенәгәсендә Лаеш район судына эшкә кабул ителү турында бары бер генә язма бар. Ул вакыттан 36 ел узган, әмма бары вазыйфасы гына үзгәргән - эш башкаручыдан суд утырышы секретаре булып. Сайлаган һөнәргә тугрылык мактауга лаек. Ул кешенең үз эшен яратуын аңлата. -Мин 1980 елда эшкә суд рәисе...

Татьяна Игнашинаның хезмәт кенәгәсендә Лаеш район судына эшкә кабул ителү турында бары бер генә язма бар. Ул вакыттан 36 ел узган, әмма бары вазыйфасы гына үзгәргән - эш башкаручыдан суд утырышы секретаре булып.

Сайлаган һөнәргә тугрылык мактауга лаек. Ул кешенең үз эшен яратуын аңлата.

-Мин 1980 елда эшкә суд рәисе Рафыйк Сөләйман улы Яруллин чакыруы буенча килдем, - дип искә ала Татьяна Александровна. - Башта кыен булды. Һөнәр юриспруденциядән күп кенә белемнәр, грамоталылык, өлгерлек, игътибарлылык таләп итә. Миңа бар нәрсәдә коллегаларым булышты. Безнең коллективта хәзер дә яхшы микроклимат, бер-беребезгә ярдәм итешәбез. Федераль суд рәисе Мәгънәви Гәрәев җитәкчелегендә үз һөнәренең осталары эшли.

1984 елдан Татьяна Александровна кадрлар эшен, хәрби исәпне, хәрби хезмәт үтәргә тиеш хезмәткәрләргә бронь бирүне алып бара. Суд хезмәткәре нинди сыйфатларга ия булырга тиеш дигән сорауга Татьяна Игнашина уйлап та тормый җавап бирә: "Әдәплелек, сабырлык, грамоталыкка, килүчеләрнең бар сорауларына җавап бирергә. Без бит кешеләр белән эшлибез".

Суд утырышы секретаренең эше күп. Гражданнар, җинаять, административ эшләрне тыңлаулар билгелиләр. Элек беркетмәләрне кулдан язалар иде, ә хөкем карарларын - язу машинкасында. Хәзер секретарь кулында заманча оргтехника, компьютерлар, документлар белән эш сизелерлек җиңеләйде. Ә күптән түгел генә үзеңнең шәхси эшләрең белән исәпләшми хезмәт куярга туры килә иде. Татьяна Александровна һөнәри осталыгын даими камилләштерә. Россиянең гадел хөкем академиясе Казан филиалында "Роль аппарата суда в разрешении проблем современного законодательства в судебной практике" программасы буенча квалификациясен күтәрә. 2007 елда аңа "1 класслы дәүләт гражданлык хезмәте референты" класс чины бирелә. Фидакарь хезмәте өчен Татьяна Александровна ТР Югары суды һәм Суд департаменты идарәсе Мактау грамотасы, шулай ук "150 лет судебной реформы в России" медале белән бүләкләнгән. Шушы көннәрдә Татьяна Игнашина үзенең юбилеен билгеләп үтә, ул аны туганнары һәм якын кешеләре арасында - ике кызы һәм өч оныгы белән каршылый. Эшендә дә, башкалар да котларлар. Ул район предприятиеләре, учреждениеләре һәм ведомстволары, хокук саклау органнары җитәкчеләре арасында абруй казанган, алар белән эшлекле элемтәдә тора. Бер сүз белән әйткәндә, үз урынындагы кеше.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район юбилей