Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Фильмнар конкурсы дәвам итә

Исегезгә төшерәбез, Бөек Ватан сугышына багышланган документаль фильмнар конкурсы игълан ителде. Тулырак мәгълүматны газета сайтының "Конкурс для всех" бүлегеннән карагыз.

"Хәтерлибез һәм хөрмәт итәбез"

Бөек Ватан сугышына багышланган фильмнар конкурсы

Конкурсны оештыручылар - "Кама ягы" газетасы релакциясе, мәгариф идарәсе, яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге.

Конкурс буыннар элемтәсен ныгыту һәм күпмилләтле совет халкының фишистик Германиягә каршы геройларча көрәше турында хәтерне саклау максатыннан үткәрелә.

Конкурс шартлары

Конкурста катнашучылар:

  1. Катнашучылар яше чикләнмәгән
  2. Бер проект өстендә эшләүче кешеләр саны чикләнмәгән

Фильмнар жанры:

  1. Әңгәмә - аналитик публицистика жанры, монолог, диалог яки полилог, ярдәмче кино- яки фотодокументлардан (кыска сюжетлар) файдаланырга мөмкин.
  2. Интервью - публицистик стиль жанрларының берсе, интервью алучының бер яки берничә зат белән булган әңгәмәсен теркәп бару.
  3. Тикшеренү - нинди дә булса күренешне яки предметны өйрәнү, анализлау.
  4. Кинохроника - актуаль вакыйгалар һәм хәзерге тормыш фактлары (төшерү вакытына) турында оператив киномәгълүмат (репортаж).
  5. Күзәтү -аналитик комментарийлар кулланып аудиторияне билгеле бер вакыйгалар белән таныштыручы жанр. Күзәтүне икенче төрле "вакыйгалар панорамасы" дип атарга мөмкин.
  6. Фильм-фикерләү.

Фильмнар тематикасы:

Фильм түбәндәгеләр турында хикәяләргә мөмкин:

  1. Бөек Ватан сугышында катнашучылар турында
  2. Тыл хезмәтчәннәре тормышы турында
  3. Фашист әсирлегендәге тормыш турында
  4. Фашистлар тылындагы тормыш турында
  5. Совет подпольесы көрәше, партизаннар турында
  6. Сугыш елларында кеше язмышы турында
  7. Сугыш чоры балалары турында
  8. Хәзерге яшьләрнең ул еллар вакыйгалары турында фикер йөртүе
  9. 1941-1945 еллар вакыйгаларына хәзерге мөнәсәбәт һәм неофашистларга шәхси мөнәсәбәт турында
  10. Бөек Ватан сугышы елларында халыклар дуслыгы турында
  11. Бөек Ватан сугышы турында хәтерне ничек хөрмәтләү, эзләнүчеләр отрядлары турында.

Фильмнарга таләпләр:

  1. Фильм документаль төстә: документлар, фото- һәм видеоматериаллар, катнашучылар хатирәләре һәм башкалар белән расланган чынбарлыктагы вакыйгаларга нигезләнгән булырга тиеш.
  2. Туган якны өйрәнү материалы файдаланылырга - үзеңнең туганнарың, авылдашларың, якташларың турында сөйләргә тиеш.
  3. Фильмның дәвамлылыгы - 5 минут, аерым очракларда гына - 7 минутка кадәр.
  4. Фильм белән бергә түбәндәге мәгълүмат урнаштырылган документ булырга тиеш:

Авторның (авторларның) фамилиясе, исеме, әтисенең исеме - тулысынча, туу датасы, яшәү урыны, шөгыле, элемтә телефоны.

Номинацияләр:

  1. Катнашучылар яше - 15 яшькә кадәр
  2. Катнашучылар яше - 15 яшь һәм өлкәнрәк
  3. Авторлар төркеме.

Конкурсны үткәрү сроклары:

-Фильм газета редакциясенә электрон йөрткечләрдә 2016 елның 4 маеннан да соңга калмый китерелә

-Килгән фильмнар "Кама ягы" газетасы сайтының "Игътибар! Конкурс" рубрикасында урнаштырылачак.

Йомгак ясау:

Конкурс йомгаклары 2016 елның 5 маенда ясалачак.

Конкурсның жюри составы:

Жюри составына "Кама ягы" газетасы редакциясе, мәгариф идарәсе, районның яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге, Лаешның балалар сәнгать мәктәбе вәкилләре, сугыш һәм хезмәт ветераннары, сугыш һәм хезмәт ветераннары советы рәисе Р.М.Булатов керә.

Жюри эшләргә бәяне "Кама ягы" газетасы сайтында тамашачылар тавыш бирүе нәтиҗәләрен исәпкә алып бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район конкурс фильмы