Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Финанслар ышанычлы кулларда

Россия Саклык банкы көне якынлаша. Үзенең һөнәри бәйрәмен хезмәт күрсәтү буенча өлкән менеджер Флера Мөхәммәтҗанова "Россия Саклык банкы" буенча хезмәттәшләре белән бергә билгеләп үтәчәк. Чөнки финанслар һәм кредит - аның тормышының төп эше. Һөнәргә юл озын булмый. Безнең героинябыз Арча районында күп балалы гаиләдә туа. Әнисе бозау караучы булып эшли,...

Россия Саклык банкы көне якынлаша. Үзенең һөнәри бәйрәмен хезмәт күрсәтү буенча өлкән менеджер Флера Мөхәммәтҗанова "Россия Саклык банкы" буенча хезмәттәшләре белән бергә билгеләп үтәчәк. Чөнки финанслар һәм кредит - аның тормышының төп эше.

Һөнәргә юл озын булмый. Безнең героинябыз Арча районында күп балалы гаиләдә туа. Әнисе бозау караучы булып эшли, әтисе - тракторчы. Флера яхшы укый, бигрәк тә төгәл фәннәр җиңел бирелә. Мәктәпне тәмамлагач Казан исәп-кредит техникумына (хәзерге Банк мәктәбе) укырга керергә була. Ул чакта, 1982 елда, барлык отличникларны анда имтиханнарсыз кабул итәләр.

-Әмма конкурс шулкадәр зур иде, миңа математикадан имтихан бирергә туры килде. 1984 елда билгеләнү буенча өч курсташым белән Лаеш саклык банкына килдем, - дип искә ала Флера Гадел кызы. - Безне җитәкче Тамара Леонидовна Зотова каршы алды. Аның һөнәри осталык дәресләрен онытмыйм.

Яшь белгечне тикшерүче бухгалтер итеп билгелиләр. Аңа бәхет елмая -яхшы остаз Елена Садовникова кулына эләгә.

-Ул әни кебек яхшы иде. Без бергә 2010 елга кадәр эшләдек, - дип сөйли Флера Мөхәммәтҗанова.

Гаилә тормышы да яхшы килеп чыга. Лаешта үз язмышын - ул чакта механизаторлыкка укыган Миңнеһадины очрата.

Банкта 32 ел эшләү сизелмичә үтеп китә. Бу вакыт эчендә безнең героинябыз күп кенә вазифалар алыштыра. Әмма теләсә кайсы урында да клиентларга карата әдәпле, мәрхәмәтле булып кала.

-Бик җаваплы кеше. Кешеләр мөрәҗәгать иткән барлык мәcьәләләрне дә логик азагына кадәр җиткерә. Хезмәт сөя. Эшне төгәл башкара. Яшьләрнең остазы булып тора, - коллегасының эшлекле сыйфатларын өстәмә офис җитәкчесе урынбасары Вәзирә Медведева шулай характерлый.

"Банк хезмәткәре өчен иң мөһиме нәрсә?" - төп предприятие - Идел-Вятка банкы җитәкчелегеннән күпсанлы грамоталар һәм рәхмәт хатлары булган, озак еллар намуслы хезмәт куйган ветеранга сорау бирәбез. Җавап мондый:

-Кешеләр белән аралаша белү, компетентлы, әдәпле булу.

Буш вакытларында Флера Мөхәммәтҗанова өен тәртипкә китерә, бакча белән, шулай ук кул эшләре - бәйләү, чигү белән шөгыльләнә. Мөхәммәтҗановларның ике балалары бар. Алар эшлиләр һәм әти-әниләренә шатлык китерәләр.

Һөнәри бәйрәмнәре көнендә Флера Гадел кызы коллегаларына саулык-сәламәтлек, теләкләренең тормышка ашуын һәм шәхси тормышларында бәхет тели.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев