Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Французлар лаешлыларда кунакта

"Алтын көз" үзәге социаль хезмәткәрләре чакыруы буенча үткән сишәмбедә Лаеш районына Франциядән мадам Дэниз Сушон һәм Даниэль Баруа кунакка килде.

Мадам Сушонның бу Лаеш ягына икенче мәртәбә килүе. 2011 елда ул Кече Елга авыл җирлегендә яшәүче өйгә барып социаль хезмәт күрсәтү бүлеге карамагындагы ханымда кунакта булган. Шул чакта француз ханымны Россия пенсионерлары тормышы кызыксындыра, шуңа күрә ул "өченче яшь" вәкилләре белән танышуны дәвам итәргә булган.

Чит ил кунакларын Лаеш ягы музеена да чакырдылар. Экспозицияләр белән танышу һәм әйлән-бәйлән, конкурслар, такмаклары булган "Май чабу" уен программасы өлкәннәрне сокландырды. Район мәдәният йортында алар "Вдохновение" клубы әгъзалары иҗат күргәзмәсен кызыксынып карадылар, ә "Алтын көз" үзәгендә районның җәмәгать оешмалары вәкилләре һәм әгъзалары белән очраштылар. "Түгәрәк өстәл" янында "өченче яшь"кә атлаган Франция гражданнарының пенс-ия белән тәэмин ителеше, ялы, медицина хезмәте күрсәтү һәм башкалар турында сүз барды.

Тәрҗемәче ролен Егорьево авыл җирлеге социаль хезмәткәре Валентина Ильина үтәде, ул ике чит телне камил белә, шул исәптән француз телен дә.

Кунаклар Лаеш җиренә рәхмәтләр әйтеп һәм яңадан килү өмете белән киттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: визит ЦСОН французы