Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Гаджетлар балалар үлеменә сәбәпче була баралар

Хәзерге вакытта компьютерга бәйлелек җәмгыятьнең заманча афәтенә әйләнде. Балалар электрон уеннарда утырып әйләнә-тирәдәгеләргә юньләп игътибар итмиләр, усалланалар һәм тиз кабынып китүчәнгә әйләнәләр. Мәктәп балалары тәнәфесләрдә бер берләреннән читләшәләр, аз аралашалар. Ата-аналарга үз балалары мавыгуларына игътибарлырак булу кирәк. Газиз балаларга гаджетларны мөмкин кадәр соңрак алу файдалы. Компьютерга бәйлелекнең беренче билгеләре сизелүгә...

Хәзерге вакытта компьютерга бәйлелек җәмгыятьнең заманча афәтенә әйләнде.

Балалар электрон уеннарда утырып әйләнә-тирәдәгеләргә юньләп игътибар итмиләр, усалланалар һәм тиз кабынып китүчәнгә әйләнәләр. Мәктәп балалары тәнәфесләрдә бер берләреннән читләшәләр, аз аралашалар.

Ата-аналарга үз балалары мавыгуларына игътибарлырак булу кирәк. Газиз балаларга гаджетларны мөмкин кадәр соңрак алу файдалы. Компьютерга бәйлелекнең беренче билгеләре сизелүгә кичекмәстән тиешле медицина белгечләренә мөрәҗәгать итү зарур.

Баланың ачуын чыгармау һәм усалландырмау өчен планшет яки телефонны кинәт алмагыз. Бала вакуумга эләгә һәм аннан чыгу юлын тапмагач ярсый.

Мисал эзләп ерак барырга кирәкми. Күптән түгел Минзәлә районында фаҗига булды.

Малайны җәйгә әбисе янына ял итәргә авылга җибәрәләр. Бервакыт әбисенең хуҗалык эшләрендә ярдәм итүен сорагач, 12 яшьлек үсмер озак үтенгәч тә җавап бирми. Ул башы аягы белән уен чынбарлыгында була, аннан аерыласы килми. Ханым бераз вакытка баланы яраткан уенчыгыннан мәхрүм итәргә була һәм телефон белән планшетын ала. Үсмер үпкәләп өйдән чыгып кача. Өй эшләре белән мәшгуль әбисе оныгының шактый вакыт күздән югалуын сизми кала. Ул бераз вакыт үткәч аны эзли башлый.

Озак кына эзләгәч, өйдән чыгып китүенә ярты көн үткәч, малайның гәүдәсен сарайдан табалар. Бу очракта тәрбия чарасының тәэсире капма каршы була, һәм хәтта көтелмәгән нәтиҗәгә китерә - кызганычка каршы, баланың гомере өзелә. Мәктәп баласын авыл зиратында җирлиләр.

Соңрак психоневрология диспансеры баш табибы Исаак Беккер аңлатканча, балада 100 процент компьютер бәйлелек була, шуңа күрә ул стресс хәлен башка юл белән хәл итә алмый.

Үз балагызның дусты булырга тырышыгыз, күбрәк аралашыгыз,уртак эшләр һәм мавыгулар табыгыз. Бу сезгә улыгыз яки кызыгызның үсешен күз уңында тотуда һәм сиздермичә генә ата-ана контролен тормышка ашыруда ярдәм итәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район