Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Гаилә зураю – икеләтә шатлык

Ана (гаилә) капиталына сертификатларны тантаналы тапшыру һәм алтын туйларын билгеләп үткән гаилә парларын хөрмәтләү районыбызда яхшы гадәткә әйләнде. Әлеге ике күңелле вакыйганың Халыкара гаилә көне үткәрелә торган май аена туры килүе символик мәгънәгә ия. ЗАГС бүлегенең никахлашу залында билгеләнгән сәгатьтә чакырылганнарны хөрмәтләү өчен барысы да әзер иде. Кунаклар арасында лаешлыларның...

Ана (гаилә) капиталына сертификатларны тантаналы тапшыру һәм алтын туйларын билгеләп үткән гаилә парларын хөрмәтләү районыбызда яхшы гадәткә әйләнде.

Әлеге ике күңелле вакыйганың Халыкара гаилә көне үткәрелә торган май аена туры килүе символик мәгънәгә ия.

ЗАГС бүлегенең никахлашу залында билгеләнгән сәгатьтә чакырылганнарны хөрмәтләү өчен барысы да әзер иде. Кунаклар арасында лаешлыларның өч буыны вәкилләре: кечкенә балалары белән әти-әниләр һәм алтын туйларын бәйрәм иткән хөрмәтле гаилә пары бар иде. Тантананың иң яшь гаепчеләренә бары тик берничә ай гына. Барлык сабыйлар - үз гаиләләрендә икенче бала. Бәйрәм чарасын алып баручы Мария Бурцева сүзләре буенча, соңгы елларда безнең районда туучылар саны арта. Шул ук вакытта икенче һәм аннан соң туган балалар өлеше торган саен зуррак. Ә бу, билгеле булганча, гаилә мөнәсәбәтләрендә тотрыклылык күрсәткечләренең берсе.

Нәкъ менә икенче, өченче һәм аннан соңгы бала туу әти-әниләргә ана капиталы алуга хокук бирә. Акчаларны нинди юнәлешләрдә файдаланырга мөмкин булу турында Пенсия фондының Лаеш районы идарәсе начальнигы Ирина Алешина сөйләде. Сүз уңаеннан, сертификат алучы бар гаиләләрнең төп теләге - торак шартларын яхшырту.

Гаиләләре зураю белән гаилә парларын район башлыгы урынбасары Илгизә Тимершина котлады. Хөрмәткә ия ветераннар Нина Яковлевна һәм Анатолий Константинович Нохратскийлар гаилә иминлеге серләре белән бүлештеләр. Алар ярты гасыр аңлашып һәм иминлектә яшәгәннәр һәм лаеклы алмаш тәрбияләгәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район ПФР ЗАГС