Гаиләдәге талаш каты режимлы колониягә китерде
Лаешта яшәүче гр. Ф. элек үтерү өчен утырып чыккан, әмма үзенә кирәкле нәтиҗәләр ясамаган. Үз агрессиясен ул бергә яшәүче хатынга юнәлткән. Спиртлы эчемлекләр эчкәннән соң гаилә-көнкүреш талаш барышында гр. Ф. тавыш чыгара. Хатын-кызның кабыргаларына 10 тапкыр тибә, аннан соң кисәү агачы алып аның башына суга. Әмма бу гына да аз...
Лаешта яшәүче гр. Ф. элек үтерү өчен утырып чыккан, әмма үзенә кирәкле нәтиҗәләр ясамаган. Үз агрессиясен ул бергә яшәүче хатынга юнәлткән.
Спиртлы эчемлекләр эчкәннән соң гаилә-көнкүреш талаш барышында гр. Ф. тавыш чыгара. Хатын-кызның кабыргаларына 10 тапкыр тибә, аннан соң кисәү агачы алып аның башына суга. Әмма бу гына да аз тоела: тимер аяклы табуретка эшкә җигелә. Җинаятьче башка нәрсәгә игътибарын юнәлтүдән файдаланып хатын өйдән чыгып кача ала.
Җәмәгать судьясының агымдагы елның 12 мае карары белән җәнҗалчы 116 маддәнең 2 бүлеге "а" пункты буенча каты режимлы колониядә үтәү шарты белән 1 ел 6 айга ирегеннән мәхрүм итүгә хөкем ителгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев