Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

“Гайсә һәм Җиңү“

Лаеш шәһәре София соборына йөрүчеләр өчен Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган "Христос и Победа" хор музыкасы концерты истәлекле вакыйга булды. Якшәмбе гыйбадәтеннән соң лаешлылар Казанның "Распев" һәвәскәр хорын каршылады. Серафим Саровский мәхәлләсенең якшәмбе мәктәбе иҗат коллективы биш ел эшли инде. Аңа регентлар Людмила һәм Евгений Есиннар җитәкчелек итә....

Лаеш шәһәре София соборына йөрүчеләр өчен Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган "Христос и Победа" хор музыкасы концерты истәлекле вакыйга булды. Якшәмбе гыйбадәтеннән соң лаешлылар Казанның "Распев" һәвәскәр хорын каршылады.

Серафим Саровский мәхәлләсенең якшәмбе мәктәбе иҗат коллективы биш ел эшли инде. Аңа регентлар Людмила һәм Евгений Есиннар җитәкчелек итә. Хор составында төрле яшьтәге һәм төрле һөнәр кешеләре бар, күпчелекне 10 нан 16 яшькәчә яшьләр тәшкил итә. Өлкәнрәк артистлар да бар, бигрәк тә ир-атлар арасында тенорлар һәм баслар төркемендә.

"Христос и Победа" концерты темасы репертуар сайлауны алдан билгеләгән. Дини җырлар белән бергә Русьның, Ватан-ананың бөеклеге турындагы патриотизм хисе белән сугарылган җырлар үрелеп барды. Тамашачылар "Родина" ("Вижу чудное приволье"...), Михаил Лермонтов сүзләренә "Казачья колыбельная", шулай ук Матвей Блантерның легендар "Катюша"сын һәм башка җырларны көчле алкышлар белән каршы алдылар. Евгений Есин башкаруында "Бухенвальдский набат", "Свет вечного огня" җырларын зал бердәм "браво!" белән каршылады.

Тыңлаучылар узган Бөек Ватан сугышы турында күп кенә файдалы мәгълүмат белделәр. Бар кеше дә иң куркыныч сугышның барлык Изгеләр көнендә башлануын белмидер. Ул чакта, 1941 елның 22 июнендә православие чиркәве бөек бәйрәмне билгеләп үтә: гыйбадәтханәләрдә Александр Невский, Дмитрий Донскойны данлыйлар, православие һәм илнең рухи терәген хөрмәтлиләр.

Россияле сугышчылар сугышка ышаныч, дога, кач белән китәләр. Һәм аларга Ходай ярдәме ирешә. Геройлар өйгә әйләнеп кайта... Сугышның азагы да бер билге була: Җиңү пасхага туры килә.

Рухи музыка концерты ике сәгать дәвам итте, тамашачылар таралырга ашыкмады. Лаешлылар исеменнән София соборы башлыгы Алексей атакай артистларга искиткеч чыгышлары өчен рәхмәт белдерде һәм гастрольләр белән ешрак килергә чакырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишево