Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Газета тегелмәләре ни турында дәшми

Күпчелек газета укучылар өчен вакыт узудан саргайган иске газеталар - бары тик макулатура. Аны гамәлгә куючылар өчен исә - газета юлларына сыйган гомер. Һәр сан, һәр мәкалә, укучылар кулына барып җиткәнче, газета чыгаручылар йөрәге аша үтә, анда үз эзен калдыра. Моннан соң еллар, дистә еллар үтәргә мөмкин, ә хәтер барын...

Күпчелек газета укучылар өчен вакыт узудан саргайган иске газеталар - бары тик макулатура. Аны гамәлгә куючылар өчен исә - газета юлларына сыйган гомер.

Һәр сан, һәр мәкалә, укучылар кулына барып җиткәнче, газета чыгаручылар йөрәге аша үтә, анда үз эзен калдыра. Моннан соң еллар, дистә еллар үтәргә мөмкин, ә хәтер барын да вак-төягенә кадәр саклый.

Миңа безнең район газетасы редакциясе бусагасын беренче тапкыр студент елларында ук атлап керү бәхете эләкте. Әйтергә дә куркыныч - бу бит узган гасырның 70 нче еллары уртасы иде! Ул чакта спорт турында язма китердем. Аннан соң кырык ел узган... Язмыштан качып булмый, дип юкка әйтмиләр - минем газетада эшләвемә тиздән 35 ел.

Әмма янәшә эшләүче кешеләр булмаса, мин газетачы була алыр идемме? Ул вакытта эшли генә башлаган яшь хәбәрчеләрне шундый мөһим һөнәрдә нәрсә тотып тора иде? Без, хәбәрчеләрнең ул чакта да бернинди өстенлеге юк иде, хәзер дә юк. Исемдә, күпне күргән редакция УАЗигы да этеп җибәргәч кенә кабына иде. Еш кына колхоз һәм совхозларга командировкаларга попуткаларда бара идек, ә юл булмаган ерак авылларга, мәсәлән, Яушыйк, Меретяк яки Пальцовкага җәяү йөрдек. Һәм болар барысы да укучыбыз бездән көткән газета юллары өчен. Авыллардан өйгә кичен соң гына, арып-талып, юешләнеп, туңып-өшеп кайткан чаклар аз булмады. Әмма без кызыклы кешеләр белән аралашу, кирәкле мәгълүмат җыю, уңышлы фотолар ясау мөмкинлеге чыгуга бәхетле идек.

Газетаны кызыксынып укыдылар. Моны кире элемтә, газетага язылучыларның бик күп булуы раслый. Әгәр иртә белән мәкалә турында укучылардан фикер килми икән, димәк автор бушка эшләгән. Моннан курка идек. Һәр атнаны була торган киңәшмәләрдә эшебез тикшерелә. Юк, безне әрләмәделәр, тәнкыйтьләмәделәр, хаталарыбыздан көлмәделәр. Без, яшьләргә, һәрвакыт ярдәм итәргә тырыштылар. Хәбәрчеләр өчен редактор үзенчә һәрчак юл күрсәтүче йолдыз булды. Без һәрчак аннан үрнәк алдык, кешеләр белән үзара мөнәсәбәтләргә өйрәндек, осталыкларын үзебезгә күчердек. Мин үз остазларым: төрле елларда безнең коллектив белән җитәкчелек иткән Валерий Степанович Беляевны, Анастасия Михайловна Вакатованы, Николай Иванович Шурыгинны, Илдус Ильяс улы Әминовны, Сергей Петрович Козинны, җаваплы секретарь Нина Васильевна Романованы, хезмәттәшем Разит Хөрмәт улы Сибатовны рәхмәт хисе белән искә алам. Кызганычка каршы, барыбыз да яраткан Илдус Ильяс улы Әминов һәм хөрмәтле Николай Иванович Шурыгин арабызда юк инде. Алыштыргысыз кешеләр юк, дип раслаучылар ялгышалар. Алар киткәннән соң барлыкка килгән вакуум, бушлык әле дә сизелә. Алар югары класслы профессионаллар гына түгел, һәрчак аралашасы, үз кичерешләрең һәм уңышларың белән уртаклашасы килеп торган шәхесләр иде.

Без гаиләләребез белән йөрештек, барлык бәйрәмнәрне бергә билгеләп үтә идек. Безнең балалар яшьтән үк газета көне һәм командировкаларның нәрсә икәнен белеп үстеләр. Димәк, әни аларны балалар бакчасыннан үз вакытында ала алмаячак һәм өйгә соң кайтачак. Без, хатын-кызларга еш кына кичен балаларны эшкә алып килергә туры килә иде. Нәрсә әйтәсең! Шәхсән мине икенче улым тугач, бала табу йортыннан шул ук редакция УАЗигында газета хезмәткәрләре, шул ук вакытта минем иптәш кызларым Галина Фадеева (Ватагина), Светлана Петрова (Клюева) алып кайтты. Мондый мохиттә тәрбияләнгән балаларыбыз әти-әниләрен яхшырак аңларга, алар хезмәтен бәяләргә өйрәнделәр.

Вакыт үзенекен итә. Тантаналар арасында лаеклы ялга озатулар торган саен ешрак. Әмма һәрчак вакыйгалар үзәгендә булырга күнеккән газета чыгаручыларга яраткан эшләреннән башка күңелсез. Һәм күпләр пенсионер статусында булсалар да, нәтиҗәле эшләүләрен дәвам итәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район юбилей Камская новь

2
X