Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Газетабыз тарихын искә алыйк

Район газетасы "Кама ягы" ("Камская новь") 2015 елның 8 декабрендә үзенең 95 яшьлеген билгеләп үтә. Без газетабыз барлыкка килү тарихы турында мәкаләләр сериясен бастыра башлыйбыз. Укучыларыбыз, сезнең турыда һәм район газетасы белән тыгыз хезмәттәшлек итүчеләр турында язучы хәбәрчеләр хакында сөйләрбез. Узган 95 ел эчендә 9500 дән артык сан дөнья күрде....

Район газетасы "Кама ягы" ("Камская новь") 2015 елның 8 декабрендә үзенең 95 яшьлеген билгеләп үтә. Без газетабыз барлыкка килү тарихы турында мәкаләләр сериясен бастыра башлыйбыз. Укучыларыбыз, сезнең турыда һәм район газетасы белән тыгыз хезмәттәшлек итүчеләр турында язучы хәбәрчеләр хакында сөйләрбез.

Узган 95 ел эчендә 9500 дән артык сан дөнья күрде. Уннан артык исеме, 25 редактор алышынды. Газеталарның саргайган битләре безгә беренче хәбәрчеләр исемен китереп җиткерде. 1971 елның апреленә кадәр без газетабызның яшен белмәдек, гәрчә аны билгеләргә омтылышлар булса да. Очрак ярдәм итә. Совет хакимиятенең беренче елларындагы вакытлы матбугат белешмәлеген төзүчеләрнең берсе, тарих фәннәре кандидаты Анатолий Александрович Гончаров Мәскәүдән газетаның ярты гасырлык юбилеен ничек билгеләп үтүебез турында сорап хат җибәрә. Редактор Валентин Александрович Наумов галимнән газета чыга башлауның чын фактлары турында сөйләвен үтенә. Анатолий Гончаров 1920 елның 8 декабрендә "Лаишевские вести" исеме белән чыккан беренче санны тасвирлап хат юллый. Әлеге фактны Россиянең "Мактау билгесе" орденлы Китап палатасы жавабы да раслый: "Без "Лаишевские вести" газетасының чыга башлавын 1920 елның 8 декабре дип саныйбыз. Нәкъ шул көнне беренче сан чыга. Ул үзәк дәүләт архивының милли китапханәсендә саклана, әмма югала". "Лаишевские вести"ның редакторы Ефим Базыгин була. Ул елларда редакция Оренбург урамында урнаша, һәм Икътисади Совет каршындагы Лаеш дәүләт типографиясендә 700-750 экземпляр басыла.

Исәп ноктасы белгеләнә. Эзләнү эшләре башлана. Чыга башлаган гына чагында газета күп кыенлыклар кичерә, даими чыкмый, исемен алыштыра: "Соха и молот", "Прикамье", "Известия Лаишевского райсполкома и райкома РКП (б)", "Сталинец", "Большевистский путь", "Сталинское знамя", "Путь победы" һәм башкалар.

1924 елның җәендә газета районара була һәм ике кантонга (районга) 4 мең экземпляр тираж белән чыга: Чистай һәм Лаеш. Аны В.Малиновский редакторлый. Авыл тематикасы өстенлек итә. Күбрәк язылучыларны җәлеп итәр өчен лотерея уйнатулар оештыралар. Төп приз Зорька сыеры була. Займда катнашу шигъри төстә пропагандалана.

Газета илдә, республикада, районда барган тарихи үзгәрешләр шаһиты була. Чорлар алышыну, кешеләр язмышы турында сөйли, вакыйгалар елъязмасын алып бара. Ачы язмыш аны да читләп үтми. 1937 елда яла ягу аркасында редатор Константин Михайлович Дмитриев репрессияләнә һәм атыла. Ул энергияле, үз эшен яратучы кеше була. Аны 1933 елда Казан пединститутының әдәбият бүлеген тәмамлагач редактор итеп куялар. Ул вакытта редактор урынбасары Е.А.Сапарова (Канаева) уңыш җыйган көннәрне болай дип искә ала: "Редактор һәм мин үзебез белән җыючыны, шрифтлар, басу станогы белән басучыны алып колхозларның басу станнарына китә идек. Шунда ук яздык та, бастык та. Алдынгылар, артка калучылар, брак ясаучылар турында яздык. Җитәкчеләр безнең аларга басма сүз белән ярдәм үтүебездән бик канәгать иделәр".

1941 елда Бөек Ватан сугышы башлана. Редакциядән Ватанны сакларга редактор урынбасары Михаил Васильевич Пятков китә. Һәм кире кайтмый. Аянычлы хәбәрне газета укучыларга газета җиткерә: ул 1943 елның 8 маенда Орел астында һәлак була. Аның турында крайны өйрәнүче Ян Александрович Гайдукевич җылылык белән һәм яратып яза. Аның мәкаләсенә геройның Столбищеда яшәүче кызы Людмила Михайловна Кудрявцева рәхмәт белән җавап бирә. Аның редакция коллективы белән очрашуы газетаның 65 еллыгын бәйрәм иткән көннәрдә була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишево