Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Гепатит – куркыныч авыру

Гепатит - куркыныч авыру Гепатит - күп төрле йогышлы һәм йогышлы булмаган факторлар, шул исәптән алкоголь, кайбер фармакологик препаратлар һәм башкалар нәтиҗәсендә килеп чыккан бавыр ялкынсынуы. Әмма гепатит авыруына китергән сәбәпләрнең киң таралганы - вируслар. Хәзерге вакытта гепатитның биш вирусы билгеле, аларның һәркайсы кеше өчен куркыныч: А, В, С, Д...

Гепатит - куркыныч авыру

Гепатит - күп төрле йогышлы һәм йогышлы булмаган факторлар, шул исәптән алкоголь, кайбер фармакологик препаратлар һәм башкалар нәтиҗәсендә килеп чыккан бавыр ялкынсынуы. Әмма гепатит авыруына китергән сәбәпләрнең киң таралганы - вируслар. Хәзерге вакытта гепатитның биш вирусы билгеле, аларның һәркайсы кеше өчен куркыныч: А, В, С, Д һәм Е.

В һәм С гепатитлары аеруча куркыныч, алар хроник формага күчеп бавыр циррозына һәм бавыр яман шешенә китерергә мөмкин.

Хәзерге вакытта дөньяда хроник В гепатиты белән авыручы 240 миллион һәм С гепатиты белән авыручы 130 миллионнан артык кеше исәпләнә.

Бүгенге көндә Лаеш районында да вируслы гепатит белән хәл мактанырлык түгел: 2015 ел азагында В һәм С вируслы гепатит диагнозы белән731 кеше диспансер исәбендә торган, бу 10 мең кешегә 187не тәшкил итә (шул исәптән 6 бала, шуларның 5се 1 яшькә кадәрге бала). Шуның 584е (10 меңгә 149) вирус йөртүче, ә 139ы (10 меңгә 35) - хроник авырулар. 2014 елдан В һәм С гепатитларын йөртүчеләрне теркәү очраклары күп булса, 2016 елның беренче яртысында бу күрсәткечләрнең кимүе күзәтелә.

Вируслы гепатитлар төрле юллар белән йога. А һәм Е гепатиты вируслары күп очракта чиста булмаган су, ашамлыклар һәм пычрак куллар аша күчә. В, С һәм Д гепатиты вируслары кан аша йога (наркотик матдәләрне инъекция белән керткәндә, татиуровка, пирсинг төшергәндә, косметик, маникюр, педикюр һәм башка процедуралар ясаганда, инструментлар стериль булмаганда, тире һәм лайлалы тышча җәрәхәтләнгәндә), шулай ук бала тапканда инфекцияле анадан балага һәм сакланмаган җенси мөнәсәбәтләр вакытында.

Вакцина ясату А һәм В гепатитын профилактикалауның иң нәтиҗәле алымы. С гепатитына каршы вакцина эшләнмәгән әле, бу вирусның тиз үзгәрүчән булуына бәйле.

А һәм В гепатитларына каршы вакциналар нәтиҗәле һәм куркынычсыз һәм дөньяның күп илләрендә озак еллар кулланыла. Бу инфекциягә каршы прививкалар моңа кадәр ясалмаган балаларга һәм 55 яшькәчә өлкәннәргә бушлай ясала.

Эпидемиология күрсәткечләре буенча профилактикалау календаре кысаларында куркыныч төркемгә кергән затларга: медицина хезмәткәрләренә, халыкка хезмәт күрсәтү өлкәсендә эшләүчеләргә, азык сәнәгате предприятиеләрендә, җәмәгать туклануы оешмаларында, шулай ук суүткәргеч һәи канализация корылмаларына, җиһазлар һәм челтәрләргә хезмәт күрсәтүчеләргә, гепатит буенча имин булмаган урыннарга баручы затларга вируслы А гепатитына каршы прививка бушлай ясала.

Нәтиҗәле һәм куркынычсыз яңа препаратлар барлыкка килү белән хроник С гепатитын дәвалауда уңышлар бар, алар тулысынча дәвалану мөмкинлеге дә бирә. Хроник В гепатитын вирусларга каршы дәвалау организмны вируслардан тулысынча азат итми, әмма канда аның санын киметә, бу үз чиратында цирроз һәм бавыр яман шеше куркынычы кимүгә китерә.

2016 еның маенда Женевада Бөтендөнья Сәламәтлек саклау ассамблеясенең 69нчы сессиясе булды, анда Россия делегациясе составында кулланучылар хокукларын һәм кеше иминлеген саклау өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт вәкилләре катнашты. Ассамблея вируслы гепатит белән көрәш буенча глобаль стратегияне раслады. Стратегиядә иҗтимагый сәламәтлек саклауга куркыныч янаган вируслы гепатитны юк итү буенча эшчәнлеккә сәламәтлек саклау секторының керткән өлеше күрсәтелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X