Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Алтмыш ел бергә

Бу көннәрдә Никольскийдан Лаврентьевлар 60 ел бергә гомер итүләрен билгеләп үттеләр.

Антонина Григорьевна 1928 елның мартында Никольскийда хәзер яшәгән урыннан ерак түгел Лядовларның ярлы крестьян гаиләсендә туа. Сигез яшьтә мәктәпкә керә һәм өч сыйныф тәмамлый. Хәтере яхшы булганлыктан, яхшы укый һәм хәзер дә күп кенә шигырьләрне хәтерли. 9 яшеннән басуда әнисенә арыш урырга булыша, моның өчен көненә ярты кило икмәк бирәләр. Сугыш башыннан Никольскийның "Прожектор" колхозында дуңгыз караучы булып эшли.

Булачак ире Егор Лаврентьев белән кичке уеннарда таныша. Ул күршедә юл аркылы гына яши, шулай ук колхозда эшли. Аның трофей немец гармуны була. Гаиләләрендәге бар кеше кебек, ул да гармунда яхшы уйный. Алар 1952 елның 21 маенда Никольский авыл советында никахларын теркиләр. Туйны бөтен кагыйдәләргә туры китереп үткәрәләр. Кәләш гадәттәгечә кызыл сарафан кия, өлкән яшьтәге Марья Тимонина (Швейкина дип йөртәләр) биргән фата ябына. Антонина Григорьевна шул сарафанын киеп берничә тапкыр Каравонда да катнаша.

Туйдан соң ире белән колхозда "кыяр белән суганда" эшлиләр, аннан соң ике катлы йортлар һәм Никольскийдагы "Волжский" совхозы балалар бакчасын төзүдә катнашалар. 1974 елдан Антонина Григорьевна тегүче булып эшли, аннан соң - Казан медучреждениеләрендә санитарка һәм шәфкать туташы була. 1983 елда пенсиягә чыга. "Волжский"да эшләүче ире Георгий Семенович Лаврентьев белән бергә үзләренә кирпеч йорт салалар, ике бала үстерәләр, ә хәзер дүрт оныкларын һәм бер оныкчыкларын тәрбияләргә булышалар.

1988 елдан Антонина Григорьевна "Каравон" фольклор ансамблендә актив катнаша. Җырлаудан тыш шигырьләр сөйли һәм сәхнәдә уйный. Авырый башлаганчы ире дә коллективка гармун уйнарга килеп йөри. Хәзер яшәү яхшы, дип саный ул. Пенсияне вакытында бирәләр, аларга җитә, чөнки кечкенәдән күп эшләргә һәм гаилә бюджетын саклап тотарга өйрәнгәннәр. Туйга кадәр бер ел элек ничек хастаханәдә ятуын һәм табибларның аңа тиздән үләчәксең диюләрен искә ала. Әмма Ходай аңа 84 яшькә җитәрлек сәламәтлек биргән, хәзер ул "төнлә йоклаганда үлеп китмәсәм иде" дип кенә борчыла. Озын гомер сезгә, Антонина Григорьевна һәм Георгий Семенович.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юбилей 60 Лаврентьевы

2
X