Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Яратуны белдерү ...яки Лаешка гимн

Дөньяда гыйнвар бураннарында бәс сарган поши дусты белән юлга чыккан, нәрсә булуын аңламыйча тармаклы мөгезле башын борып кешеләрдән ярдәм эзләгән урын бармы икән?

Каралган мәчеләр урам буйлап йөргән, Сезне сәламләгән, үткән-барганнарга сырпаланган урыннар бу дөньяда тагы бармы икән?

Ике зур елга-Кама һәм Идел-бергә кушылган, ә серле елмайган кызлары танылган модельләрдән ким булмаган урын җир йөзендә бармы соң?

Безнең иксез-чиксез Россия киңлекләрендә ике бөек дин, ике мәдәният-христиан

һәм мөселман дус, тату яшәгән җир бармы?

Мин үземә мондый сорауны мең мәртәбә бирдем һәм аңа шул кадәр үк җавап бирдем: "Әйе, андый шәһәрләр бар һәм аларның берсе-бу Лаеш". Соңгы Бөтендөнья Универсиадасы-тарихи Казан башкаласы, күренекле рок-фестиваль "Сотворение мира" туган җир, Лобачевский, Державин, Толстой, Королев... бишеге булган Казаннан 50 километр читтә урнашкан искиткеч шәһәр. Безнең якта яшәгән һәм иҗат иткән күренекле кешеләр исемен язарга газета бите дә җитмәс.

Без, инде 457 яшь тулган шәһәрдә (әйе, Америка безне беркайчан да куып җитә алмас) яшәүчеләр федераль юлдан башкалага эшкә, кино премьераларына, кафега һәм әйберләр сатып алырга йөрибез.

Телевидениедә "Син ышанмассың да!" диләр, безнең шәһәрдә бары ун мең кеше яши,

бар кеше бер берсен белә, таный.

"Син ышанмассың да!", Лаешның өч ягында каен, юкә һәм нарат урманнары, аларда аучылар хыялы һәм гөмбәчеләр фантазияләре яшеренгән, монда кура җиләкләр үскән урыннар, хуш исле гөлҗимеш куаклары очрый, ә сары һәм шәмәхә мәтрүшкә исләреннән җәй көне башлар әйләнә. Әмма иң мөһиме-Лаеш турысында Каманың киңлеге-42 километр! Күз алдыңа китерәсеңме бездә нинди комлы пляжлар, өстәвенә су коену костюмы кигән чибәр кызлар...

Кайт, виндсерфинг, параплан, яхталар, дайвинг-боларның барысы безнең "диңгез". Әгәр син аквабайк яки банан да йөрергә, яки кыздырган кукуруз яратасың икән, кеше кайнап торган һәм кыйммәтле җәйгә Сочига барма, Лаешта яшә.

Әгәр син эсселек һәм борынгы тарихи һәйкәлләрне (Иван Грозный вакытыннан бирле торучылар) уңайлы кафе, арзан бәядәге ашамлыклар һәм күлинарлар иҗат эшләрен яратмасаң ул чакта хоккей, снегоходлар, чаңгы һәм боз өстендә балык тотарга яратучыларга кушыл-бездә алар җитәрлек, мин үзем 70 сантиметрлы җәен каптырдым...

"Син ышанмассың да!", әмма казанлыларның күбесе Лаешта җир сатып алып монда-замана кешесенең хыялында йөргән шәһәргә кайтып урнаша.

Ә инде интернет, интерактив телевидение һәм цивилизациянең башка уңайлыклары турында икенче юлы сөйләрбез. Безгә, Россиянең иң яхшы шәһәренә кунакка килегез! Шагыйрь Булат Окуджава әйткәнчә: "Сез үкенмәссез, мин ышандырам!"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишево описание