Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Җыр кебек тормыш

Шушы көннәрдә матбугат эше ветераны, безнең хезмәттәшләребез-газетачыларның иң өлкән яшьтәгеләренең берсе Тамара Макарьевна Софронова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Ә узган якшәмбедә хезмәт ветераны Россиядә Әниләр көне уңаеннан котлаулар кабул итте. Барлык хатын-кызлар өчен әһәмиятле булган бу бәйрәм белән әниләрен һәм әбиләрен иң беренчеләрдән булып аның балалары һәм оныклары котлады.

Тамара Макарьевна үз яшенә һәм авыруларына ул һәрчак ниндидер юмор хисе белән караган. Хәзер, олыгайган көндә дә, борчылу өчен сәбәп күрми. Иң мөһиме, шуңа ышана: әгәр авырлык килсә, балалары һәм оныклары ярдәм итәчәк. Софроновлар лаеклы дәвам тәрбияләп үстергән - ике уллары, кызлары һәм ике оныклары бар. Яше олы булуга карамастан, Тамара Макарьевна бүгенге көнгә кадәр хуҗалыгын үз көче белән алып барырга тырыша. Ял көннәрендә, ә еш кына атна уртасында да кызы кайтып шатландыра, ул хуҗалыкта булыша, продуктлар сатып алып куя, төшке аш әзерли. Уллары да туган йортларына әниләренең саулыгын һәм хәлен белешеп берничә мәртәбә шалтыраталар. Олы улы даими төстә Мәскәүдән күчтәнәчләр җибәреп тора.

Халык әйтемендәгечә, әгәр янәшәдә әти һәм әни үрнәге бар икән, башка бернинди үрнәк тә кирәкми. Софроновлар гаиләсендә дә балалар ата-ана үрнәгендә тәрбияләнгән.

-Мин һәм минем ике туганым да әти-әнине ярты сүздән аңлый идек, - ди кызлары Татьяна Николаевна. - Әгәр әни безгә гади генә, "Таня", "Женя", "Вова" дип дәшә икән, димәк, барысы да яхшы, аларның безгә шелтәләре юк. Ләкин бервакыт "Татьяна!" яки "Евгений!" дигәнне ишетсәк - нидер булган.

Хәзер дә кече Софроновларның әниләре хәлен яки кәефен хатасыз билгеләү ысулы бар - тавышы буенча. Әгәр ул җырлый икән, димәк барысы да искиткеч. Ә Тамара Макарьевна бәйрәмдә дә, атна уртасында да җырлый.

-Кем әйтмешли, гомер буе җыр белән. Ә нәрсә эшләргә? Кечкенә балалар елый - ә минем, яшь әнинең алар икәү иде - игезәкләр, ярдәм көтәр урын юк, ирем һәрчак эштә. Алар белән бергә елап булмый бит инде. Менә шуңа җырладым. Бүгенгә кадәр җырлыйм, - дип озак яшәү серләре белән уртаклаша коллегабыз. - Һәм иң мөһиме беркайчан да, нинди генә хәлдә дә күңелне төшермәү. Ә безнең гаилә тормышында төрле чаклар булды. Лаешта төпләнгәнче республика буйлап шактый йөрергә туры килде. Бер җирдә урнашасың гына, иремә икенче эшкә чираттагы юллама. Тагын күченү, - дип искә ала Тамара Макарьевна. - Гаилә хуҗасы прокурор булып та, райком секретаре булып та эшләүгә карамастан, без һәрчак тыйнак яшәдек. Ул чакта бернинди өстенлекләр турында сүз юк иде. Шунысы гына кызганыч, тормыштан иртә китте. Ул 69 яшендә вафат булды.

Кызны булачак ире белән бер очрак таныштыра. Гәрчә алар бер үк мәктәптә һәм бер үк сыйныфта укысалар да, аларны сугыш озак вакытка аера. Николай сугышка китә, ә яшь Тамара җиңүне тылда якынайта. Ватан сагына баскан егерме сыйныфташының бары җидесе кире кайта. Алар арасында Николай Софронов та була. Дөрес, алар аның белән тиз генә очрашмыйлар. Ничектер Казанның Бауман урамыннан барганда кыз кешеләр арасында Николайны күрә. Бу язмыш була. Яшь кыз элекке фронтовик йөрәген үзенә буйсындыра.

Еллар безнең хезмәттәшебезне һич картайтмый. Ул яшьлектәге кебек үк үзен бик карый. Чәче матур итеп куелган, затлы блузка - болар аның аерылгысыз өлеше. Табигать биргән ягымлылыгы да еллар үтү белән һич кимеми. Шундый ук искиткеч елмаю һәм күзләренең ялтыравы. "Если даже станешь бабушкой, все равно ты будешь ладушкой" - ул еш кына җырлап йөргән җырның бу юллары нәкъ аның турында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юбилей Софронова коллега