Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Гореф-гадәтләр

Лаешта "Ак калфак" филиалы булдырылды Милли мәдәниятне саклау - күркәм генә түгел, җаваплы да бурыч. Аны үстерү матди чыгымнар гына түгел, рухи тырышлык та таләп итә. Әлеге ике нәрсәдән башка гореф-гадәтләрне яңарту яки саклау турында сүз дә булырга мөмкин түгел. 1990 елда энтузиастлар татар хатын-кызларының "Ак калфак" Бөтендөнья иҗтимагый оешмасын...

Лаешта "Ак калфак" филиалы булдырылды

Милли мәдәниятне саклау - күркәм генә түгел, җаваплы да бурыч. Аны үстерү матди чыгымнар гына түгел, рухи тырышлык та таләп итә. Әлеге ике нәрсәдән башка гореф-гадәтләрне яңарту яки саклау турында сүз дә булырга мөмкин түгел.

1990 елда энтузиастлар татар хатын-кызларының "Ак калфак" Бөтендөнья иҗтимагый оешмасын оештыралар. Татарстанда аның филиалы биш ел элек барлыкка килә.

"Ак калфак"ның максаты;

ана булуны һәм балаларны яклау;

күп балалы гаиләләргә ярдәм итү;

хатын-кызлар ролен үстерү;

милли гаиләне саклау юлы белән татар милләтен берләштерү;

телне һәм йолаларны үстерү.

Быел Лаеш районында да мондый бүлек оешты. Гәүһәрия Вәлиуллинага аны җитәкләргә тәкъдим итәләр, ул бу эшкә энтузиазм белән алына.

-Безнең алга милли үзенчәлекне, туган телне һәм мәдәниятне саклау буенча бик мөһим бурычлар куелды. Шуңа күрә безнең эш планында - милли киемнәр тегү һәм татар орнаментлары чигү буенча осталык сәгатьләре оештыру, милли әдәбият китапханәсе булдыру һәм башкалар.

Гәүһәрия Вәлиуллинаның иҗтимагый эш тәҗрибәсе бар - узган ел ул "Җиде буын" дигән зур чара оештырды, аңа үзенең күп кенә ерак һәм якын туганнарын җыя алды. Ә быел шактый татар яшәүче Оренбургта "Ак калфак" форумында булды. Кабул итүче як кунакларны җирле гореф-гадәтләр һәм йолалар белән таныштырды. Фикерләр, эш тәҗрибәсе белән уртаклашу бик файдалы булып чыкты.

-Лаешта без "Ак калфак" иҗтимагый төркемен күптән түгел - 2 декабрьдә оештырдык. Китапханә булдырудан башларга уйладык, - дип әңгәмәне дәвам итә Гәүһәрия Вәлиуллина. - Кошевой урамы 36 "А" йортның икенче катында Габдрахман Әпсәләмов, Габдулла Тукай, Муса Җәлил һәм башка татар язучыларының китаплары тупланган. Безгә килеп татар телендә язылган әсәрләрне алырга мөмкин. Кызганычка каршы, әле алар күп түгел, шуңа күрә ярдәмнән баш тартмыйбыз һәм китапларны бик теләп кабул итәбез. Элемтә телефоны - 89196802166.

"Ак калфак" вәкилләре районыбыз авылларында да бар. Һәм инде беренче нәтиҗәләр күренә. Мәсәлән, Кече Елгада мәктәп укучыларын түбәтәйләр тегү сәнгатенә өйрәтә башладылар.

Татарстанда грамоталы милли сәясәт алып барыла. Шуңа күрә республика территориясендә яшәүче бар халыкларның милли гореф-гадәтләрен һәм йолаларын саклау һәм үстерү өчен реаль мөмкинлекләр бар. "Ак калфак" - моның ачык мисалы.

Алда - зур планнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев