Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

“Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлеге кабул итүендә сезне тыңларга һәм ярдәм итәргә әзерләр

Шушы көннәрдә "Бердәм Россия" сәяси партиясе җирле бүлегенең җәмәгать кабул итүенең яңа бүлмәсе ачылды. Сезнең хәбәрчегез "Бердәм Россия" партиясе җирле бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Роза Мышева белән очрашты, ул шул ук вакытта җәмәгать кабул итүе җитәкчесе дә.

-Роза Васильевна, җәмәгать кабул итүендә килүчеләрне кем кабул итә?

-Партиянең җирле бүлеге секретаре Михаил Афанасьев, аның урынбасары Илгизә Тимершина, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары Дмитрий Самаренкин һәм Валерий Миронченко, район Советы депутатлары, "Бердәм Россия" фракциясе әгъзалары, юристлар, нотариуслар регуляр төстә кабул итә. Айның һәр соңгы пәнҗешәмбесендә Россия Дәүләт Думасы депутаты Ирек Богуславский ярдәмчеләре килә.

-Гражданнар күбрәк нинди мәсьәләләр белән мөрәҗәгать итәләр?

-Монда төрле проблемалар белән киләләр. Әмма торак-коммуналь хезмәт, торак шартларын яхшырту мәсьәләләре белән күбрәк киләләр. Җирне арендага яки милеккә алырга теләүчеләр күп. Юристлар бушлай юридик хезмәт күрсәткән көннәрдә кешеләр күп килә.

-Җәмәгать кабул итүе чынлыкта ярдәм иткән очракны әйтегез әле, зинһар.

-Бервакыт безгә бер ханым килде, аның сроклы хезмәт иткән улы айдан артык элемтәгә кермәгән. Ул кайда, аңа ни булган-ана белми. Ул мөрәҗәгать иткәннән соң тәүлек эчендә без аның улын таптык-ул госпитальдә яткан.

-"Бердәм Россия" сәяси партиясе җирле бүлегенең шушы көннәргә планнары нинди?

-Хәзерге вакытта без партиянең XIV съезды эше йомгаклары буенча конференциягә әзерләнәбез, анда съезд делегаты, җирле бүлек секретаре Михаил Афанасьев чыгыш ясаячак. Беренче декабрь- "Бердәм Россия" партиясе туган көн, аннан соң инвалидлар ункөнлеге башлана. 30 октябрь көнне партиянең җирле бүлеге ярдәмендә Сәяси репрессия корбаннарын искә алу көненә багышланган чара үтте.

-Партия сафлары тулылану турында Сез нәрсәләр әйтә аласыз?

-Хәзер партия әгъзалары санын арттыру бурычы куелмый. Эшмәкәрләргә, яшьләргә, халыкның актив өлешенә исәп итәбез. Ә гаризалар килә. Быел "Бердәм Россия" партиясенең Лаеш җирлеге бүлеге тугыз кешегә артты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: интервью Единая Россия партия

2
X