Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Гражданның шәхси кабинеты вакытны экономияли

Пенсия фонды идарәсендә бу көннәрдә ПФР сервисларын һәм электрон хезмәтләрне популярлаштыру турында ММЧ вәкилләре белән брифинг үтте. Әлеге кампаниянең старты итеп агымдагы елның 18 маенда узган гражданның шәхси кабинетында бердәм теркәлү көне билгеләнде. Пенсия фонды хезмәткәрләре журналистларга электрон формада дәүләт хезмәтләре алу механизмын кертү максатлары, "Шәхси кабинет"та теркәлү һәм аннан...

Пенсия фонды идарәсендә бу көннәрдә ПФР сервисларын һәм электрон хезмәтләрне популярлаштыру турында ММЧ вәкилләре белән брифинг үтте.

Әлеге кампаниянең старты итеп агымдагы елның 18 маенда узган гражданның шәхси кабинетында бердәм теркәлү көне билгеләнде. Пенсия фонды хезмәткәрләре журналистларга электрон формада дәүләт хезмәтләре алу механизмын кертү максатлары, "Шәхси кабинет"та теркәлү һәм аннан файдалану мөмкинлекләре, аның сервислары турында сөйләделәр. Шәхси кабинетта теркәлгәннән соң граждан, өйдән чыкмый гына, формалашкан пенсия хокуклары турында белә, шәхси кабул итүгә языла, мөрәҗәгать җибәрә, пенсия билгеләү һәм аны китерү ысулы турында гариза бирә, шулай ук индивидуаль шәхси счет торышы турында мәгълүматлар ала ала.

Теркәлүнең бердәм көнендә предприятиеләр һәм оешмалар хезмәт коллективлары әгъзалары арасында киң масштаблы мәгълүмати-аңлату кампаниясенә старт бирелде. Ул ел азагына кадәр дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район ПФР

2
X