Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Гыйнвар – йомгаклар ясау вакыты

Дүшәмбе көнне Лаеш районында отчет сессияләренә старт бирелде. Беренчеләрдән булып Александровка авыл җирлеге йомгак ясады һәм киләчәккә планнар билгеләде. 25 Октябрь исемендәге совхоз поселогы мәктәбе залында - депутатлар, җирле кешеләр һәм Александровка, Бутыри, Югары һәм Түбән Кармачи авылларында яшәүчеләр. Президиумда - район башкарма комитеты җитәкчесе Михаил Фадеев һәм Александровка авыл...

Дүшәмбе көнне Лаеш районында отчет сессияләренә старт бирелде. Беренчеләрдән булып Александровка авыл җирлеге йомгак ясады һәм киләчәккә планнар билгеләде.

25 Октябрь исемендәге совхоз поселогы мәктәбе залында - депутатлар, җирле кешеләр һәм Александровка, Бутыри, Югары һәм Түбән Кармачи авылларында яшәүчеләр. Президиумда - район башкарма комитеты җитәкчесе Михаил Фадеев һәм Александровка авыл җирлеге советы рәисе Виталий Германов. Сессия эшендә шулай ук район башлыгы урынбасары Илгизә Тимершина, район Советы һәм башкарма комитетының вазифаи затлары да катнашты.

Виталий Германов отчет докладында җирлек үсешендәге уңай динамиканы билгеләде. Төп бюджет булдыручы предприятиеләр булып хаклы төстә 122 кеше эшли торган "Лаеш" кошчылык комплексы" ЧҖҖ һәм "Семиречье" агрофирмасы ЧҖҖ бүлеге санала. Монда 36 җирле кеше хезмәт куя. Моннан тыш, "Инженерлык технологияләре" РСК" ЧҖҖ участогы, биш кибет, шәхси икмәк пешерү йорты һәм агач эшкәртү җайланмасы, ике ФАП эшләп килә. Җирлек буенча уртача хезмәт хакы 13500 сум тәшкил итә.

Сыер һәм кәҗә хуҗалары узган елда субсидия алдылар. Әмма дәүләт ярдәме авыл хуҗалыгына гына юнәлтелмәгән. Социаль өлкәне үстерүгә зур игътибар бирелә. Мәсәлән, 40 ел элек төзелгән "Солнышко" балалар бакчасына капиталь ремонт ясалган. Шул ук вакытта республика бюджетыннан акча эшнең сигез төренә генә бүленгән. Ә калганнары район башлыгы Михаил Афанасьев ярдәме белән башкарылган.

25 Октябрь исемендәге поселокның Фабричная урамында 2 нче йорт капиталь ремонттан соң яңарган. Җирле мәктәп территориясендә спорт мәйданчыгы төзелгән. Ә Александровкада "Урам яктырту" программасы буенча бишенче кабель сузылган. Суэтем башня урнаштырылган.

Үзара салым программасы буенча җыелган акчага 25 Октябрь исемендәге поселок зиратына койма тотканнар һәм барлык торак пунктларда каты көнкүреш калдыклары бункерлары өчен мәйданчыклар төзегәннәр. Югары һәм Түбән Кармачида яшәүчеләр үтенече буенча Оренбург трактында тукталыш павильоны урнаштырылган. Җирлек үсешенә иганәчеләр шактый өлеш керткән. Алар арасында "Лаеш" кошчылык комплексы, "Семиречье" агрофирмасы, "Мамаев" КФХ, шәхси эшмәкәрләр Анар Мамедов, Владимир Гордеев, Наталья Сергеева, Андрей Воробьев, Александр Кореев бар. Бу авыл җирлегендә булган үзгәрешләр турында алга таба да сөйләргә мөмкин. Уңышлар күз алдында. Әмма җирлек башлыгы әле алга таба күп нәрсә эшләргә кирәклеген ассызыклады. Мәсәлән, Трениха сулыгы буасын ремонтларга, кайбер юлларга вак таш җәергә, совет бинасы төзергә. 25 Октябрь исемендәге поселок клубы капиталь ремонт таләп итә. Әмма болар барысы да гамәлгә ашарлык.

-Татарстанда эшләп килгән кадәр программалар беркайда да юк, - дип ассызыклады үз чыгышында район башкарма комитеты җитәкчесе Михаил Фадеев. - Һәм без аларның күбесен гамәлгә ашырабыз.

Район башлыгы урынбасары Илгизә Тимершина игътибарны республиканың 43 районыннан бары 10ында гына, шул исәптән Александровка авыл җирлегендә дә, совет биналары төзеләчәгенә юнәлтте. Безнең районның әлеге программага керүендә башлык Михаил Афанасьевның хезмәте зур.

Авыл кешеләре соңгы елларда булган уңай үзгәрешләр өчен район һәм Александровка авыл җирлеге җитәкчелеге адресына рәхмәт сүзләре җиткерделәр. Әмма аларның сораулары да аз түгел иде: җәйге чорда Мәктәп урамында су булмау, яңа түбәләрдән кар төшү куркынычы, яңа юлдан авыр техника узып йөрү һәм башкалар. Тулаем алганда депутатлар корпусы эше "яхшы" билгесе алды.

Сессия азагында ФАП мөдире Эльмира Мингалиевага, мәктәп директоры Юлия Трифоновага, балалар бакчасы мөдире Юлия Җәббаровага һәм шәхси эшмәкәр Анар Мамедовка грамоталар тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район