Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Хач мануда коенуга салкын комачауламый

Православие динендәгеләр Хач ману бәйрәмен билгеләп үтте. Район гыйбадәтханәләрендә һәм чиркәүләрендә илаһи литургияләр булды. Гыйбадәт вакытында чиркәү хорлары яңгырады, дин әһелләре кешеләр алып килгән суны изгеләндерде. Лаешның София соборына литургиягә күп шәһәр кешеләре һәм кунаклары җыелды. Янып торучы күпсанлы чиркәү шәмнәре тантаналы атмосфера тудырды. Протоиерей Алексий Калиткин кешеләр алып килгән...

Православие динендәгеләр Хач ману бәйрәмен билгеләп үтте. Район гыйбадәтханәләрендә һәм чиркәүләрендә илаһи литургияләр булды. Гыйбадәт вакытында чиркәү хорлары яңгырады, дин әһелләре кешеләр алып килгән суны изгеләндерде.

Лаешның София соборына литургиягә күп шәһәр кешеләре һәм кунаклары җыелды. Янып торучы күпсанлы чиркәү шәмнәре тантаналы атмосфера тудырды. Протоиерей Алексий Калиткин кешеләр алып килгән суны православие җырлары астында изгеләндерде.

Бәйрәм гыйбадәте Лаешның могҗигалар тудыручы изге Николай храмында да булды. Ул хач йөртү белән дәвам итте. Мәхәллә кешеләре иерей Сергий Гришин җитәкчелегендә торгызылучы храмнан Кама бозында кисеп ясалган коену урынына кадәр барды. Салкын болытлы һава торышы кешеләрнең күтәренке кәефен төшермәде. Кама бозында да догалар һәм илаһи җырлар дәвам итте.

Көчле җилне җиңеп Сергий атакай Лаеш иорданендәге суны изгеләндерү йоласын башкарды һәм җыелганнарга изге су бөркеде. Медиклар һәм МЧС хезмәткәрләре хәлне контрольдә тотты. Ярда теләге булган бар кешене кайнар чәй белән көтеп тордылар.

Хач йөртү илаһи җырлар белән храмга әйләнеп кайтты, анда су изгеләндерү гыйбадәте дәвам итте.

Хач ману бәйрәмендә коенучыларга салкын су да, көчле җил дә комачауламады. Районның иң кыю кешеләре Лаеш, Комлы Ковали, Ташкирмәннең ачык сулыкларында һәм Каипы белән Урта Девятовоның су коену урыннарында су коену йоласын башкарырга батырчылык итте.

"Великое освящение воды и крещенские купания" видеосюжетын "Кама ягы" газетасы сайтында (http. //www.laishevskyi.ru) "Видео" рубликасында карагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район Крещение