Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Халык депутаты

Әле сайлауларга кадәр үк редакциягә Иске Пристань поселогында яшәүче ханым мөрәҗәгать итте. Ул Александр Аникинга рәхмәт белдерүебезне үтенде. -Кичтән аңа юлда барлыкка килгән чокыр турында шикаять белән мөрәҗәгать иттек. Ә икенче көнне аны күмделәр дә. Безнең депутат турында языгыз әле. Газета укучыбыз үтенече буенча "Кама ягы" хәбәрчесе федераль янгын сүндерү...

Әле сайлауларга кадәр үк редакциягә Иске Пристань поселогында яшәүче ханым мөрәҗәгать итте. Ул Александр Аникинга рәхмәт белдерүебезне үтенде.

-Кичтән аңа юлда барлыкка килгән чокыр турында шикаять белән мөрәҗәгать иттек. Ә икенче көнне аны күмделәр дә. Безнең депутат турында языгыз әле.

Газета укучыбыз үтенече буенча "Кама ягы" хәбәрчесе федераль янгын сүндерү хезмәтенең ТР буенча 118нче янгын сүндерү часте дәүләт учреждениесе начальнигы, бер мандатлы Васильев участогы буенча депутат Александр Аникин белән очрашты һәм аңа кайбер сораулар бирде.

-Александр Николаевич, Сезнең депутатлык эшендә тәҗрибәгез зурмы?

-Кайчандыр, яшь чагында, мине беренче тапкыр Заря участогыннан депутат итеп сайладылар. Сайлау участогы "Заря" кинотеатрында урнашкан. Ул чакта, СССР җимерелү чорында, бина ягылмый иде. Комиссия бияләйләр, итекләр киеп, якаларын күтәреп утырды. Авыздан пар чыга иде. Сайлаучыларга һәм комиссия әгъзаларына җылырак булсын өчен җылыткычлар куйдылар. Өстәлләр өстендә зур "Ходоки у Ленина" картинасы эленеп тора иде. Мин ул килеп төшәр дип курыктым. Ник икәнен белмим, әмма ОБСЕ комиссиясен нәкъ менә безнең сайлау участогына җибәрделәр. Болар барысы да демократия һәм ачлык вакытында булды.

-Сездә сайлаулар ничек үтә? - дип сорыйлар чит ил кешеләре тәрҗемәче аша.

-Менә безне Ленин күзәтә. Димәк, барысы да яхшы, - дип шаярта сайлаучылар.

Менә шулай итеп минем депутатлык карьерам башланды.

-Сезгә Лаеш кешеләре нинди үтенечләр белән ешрак мөрәҗәгать итә һәм алар ничек хәл ителә?

-Кайдадыр торба шартлаган, кайдадыр канализация агып ята. Әмма иң авырткан урын - юллар һәм яктылык: "Төнлә юлдан барабыз һәм чокырларга эләгәбез". Әлбәттә, мондый мәсьәләләрне бер көндә хәл итеп булмый, чөнки алар шактый финанс чыгымнары таләп итә. Һәр эшлекле дүшәмбедә коммуналь хезмәтләр җитәкчеләре белән сөйләшәм. Район башлыгы Михаил Афанасьев, Лаеш районы башкарма комитеты җитәкчесе Михаил Фадеев, Лаеш шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Александр Ватомов һәм мин даими төстә шәһәр урамнарына чыгабыз. Мин аларны проблемалы урыннар булган урамнар буйлап йөртәм, алай сөйләшү нәтиҗәлерәк була. Ә вак-төякне шунда ук хәл итәргә тырышам.

-Ә нәрсәләр инде эшләнгән? Мисаллар китерә аласызмы?

-"Ферекс" заводы җитәкчесе белән берничә мәртәбә предприятие салынасы урынга бардык, аны төзү өчен мәйданчык билгеләдек. Ветлаборатория яныннан әйләнеп үтә торган юл барлыкка килгәнче без төзелүче трасса буйлап бер генә үтмәдек. Юллардагы чокырларны ремонтлауны үз көчебез белән башкарабыз - ТКХ аркылы машина, бут эзлибез. Төзүчеләр урамына киләсе елда вак таш җәеп, төеп тыгызлау планлаштырыла. Әгәр акча җитсә, асфальтның беренче катын җәячәкбез.

Безнең ярны ныгыту буенча Средневолжскводхоз комиссиясе белән берлектә айга өч-дүрт тапкыр яр буена чыгып кайда һәм ничек ныгытырга икәнен караганны күп кеше белми. Кайдадыр төшү юлларын дөрес итеп эшләргә кирәк, ә кайдадыр соңрак ял урыны җиһазларга мөмкин булсын өчен мәйданчык ясарга. Авырткан урын - Иске Пристань яр буе. Шәхси йортлар тора торган яр буе линиясендә еш кына бәхәсле мәсьәләләр килеп чыга. Анда яшәүчеләр бакчаларыннан шәхси төшү урынын сакларга телиләр. Хәтта суга башкаларны җибәрмәс өчен кайберәүләр койма белән тотып алалар.

Гомумән, шуны әйтергә кирәк: яр буен ныгыту - ул җитди проблема. Хәзер суны сусаклагычка җибәрмиләр. Су хәзерге дәрәҗәдә булса, комлыктан да мәхрүм калуыбыз мөмкин. Бу хәлне алдан күреп район башлыгы Михаил Афанасьев күрсәтмәсе буенча, ярны өстәмә рәвештә бут белән ныгытабыз, дулкын чуер ташларга бәрелеп үз көчен югалтсын өчен терәүгә куелган стена тирәсенә таш җәябез.

-Сезнең ниндидер кабул итү көннәрегез бармы?

-Минем һәр көнем кабул итү көне. Әгәр сораулар туа икән, тәүлекнең теләсә кайсы вакытында шалтыратырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишево депутаты