Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

“Халык контроле“ күзәтүе астында

Шушы көннәрдә район Советында үткән киңәшмәдә ТР "Халык контроле" дәүләт мәгълүмати системасының (ГИС) 2015 елның беренче ярты елындагы эшенә йомгак ясалды. Исегезгә төшерәбез, әлеге система Татарстанда Президент Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча ике ел тирәсе элек эшли башлады. Аның максаты - дәүләт һәм халыкның үзара мөнәсәбәтенең бердәм мәгълүмати кырын формалаштыру. Узган...

Шушы көннәрдә район Советында үткән киңәшмәдә ТР "Халык контроле" дәүләт мәгълүмати системасының (ГИС) 2015 елның беренче ярты елындагы эшенә йомгак ясалды. Исегезгә төшерәбез, әлеге система Татарстанда Президент Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча ике ел тирәсе элек эшли башлады. Аның максаты - дәүләт һәм халыкның үзара мөнәсәбәтенең бердәм мәгълүмати кырын формалаштыру.

Узган алты айда ТР ГИСына районда яшәүчеләрдән барлыгы 55 мөрәҗәгать кергән. Гаризаларны анализлау күрсәткәнчә, җирле халыкны барыннан да бигрәк юлларга, җәяүлеләр юл аркылы чыгу урыннарына, тротуарларга ремонт ясау һәм кышкы чорда юлларны чистарту мәсьәләләре кызыксындыра. Бу темага барлыгы 30 хәбәр җибәрелгән. Сигез гариза бирүче ГИСка чүп контейнерлары мәйданчыклары белән янәшәдә җыелган чүп-чар һәм чүплекләрне бетерү буенча сигнал биргән. Тагын 13 кеше системага йорт яны территориясен төзекләндерү мәсьәләсе буенча мөрәҗәгать иткән. Дүрт гаризада экологик проблема билгеләнгән. Район башкарма комитетының мәгълүматлаштыру һәм мәгълүматны яклау бүлеге начальнигы Азат Тимершин сүзләре буенча, беренче ярты еллык йомгаклары күрсәткәнчә, Столбище авыл җирлегендә яшәүчеләр системадан иң актив файдаланучыларның берсе булган. Барлык мөрәҗәгатьләрнең яртысы диярлек аның гражданнары өлешенә туры килә.

Киңәшмә барышында яңгыраган отчетка ярашлы төстә, быел ГИСка кергән 23 гариза исәптән төшерелгән. Аларның адресатлары башкарылган эш турында җавап алган. Тагын 29ы - хәл ителү стадиясендә. Өч адресатка нигезле кире кагу җибәрелгән.

Киңәшмә эшендә Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча Уполномоченный аппаратының ТР "Халык контроле" ГИСыннан файдаланучыларның үзара мөнәсәбәтен координацияләү бүлеге начальнигы Рөстәм Низамиев һәм район башкарма комитеты җитәкчесе Михаил Фадеев катнашты.

Редакциядән: сайтка керүчеләрнең үз гаризаларын урнаштыру гына түгел, башкаларга аңлатма бирү, министрлыклар һәм муниципаль берәмлекләр эшенә билге кую мөмкинлеге дә бар - болай эшләгәндә гражданнар чиновниклар рейтингына тәэсир итә һәм үзләренең актив тормыш позициясен күрсәтә ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишево Народный контроль Халык контроле лаеш