Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Хастаханәдә ветераннар өчен махсуслаштырылган палаткалар җиһазланган

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек кысаларында Татарстанда "Бердәм Россия" партиясенең төбәк бүлеге тарафыннан "Кадерле ветераныбыз" хәйрия проекты гамәлгә ашырыла. Аның максаты стационар сәламәтлек саклау учреждениеләрендә сугыш ветераннары өчен палаталарда уңай шартлар булдыру. Проект быелның апрелендә старт алды һәм муниципаль район һәм шәһәр округлары башлыклары белән үзара хезмәттәшлектә тормышка...

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек кысаларында Татарстанда "Бердәм Россия" партиясенең төбәк бүлеге тарафыннан "Кадерле ветераныбыз" хәйрия проекты гамәлгә ашырыла. Аның максаты стационар сәламәтлек саклау учреждениеләрендә сугыш ветераннары өчен палаталарда уңай шартлар булдыру. Проект быелның апрелендә старт алды һәм муниципаль район һәм шәһәр округлары башлыклары белән үзара хезмәттәшлектә тормышка ашырыла.

Бүгенге көндә Лаеш районында фашистик Германия белән сугышкан 37 кеше, сугышта катнашкан, әмма хәрәкәттәге армия сафына кермәгән алты кеше, шулай ук Кореяда, Вьетнамда, Даманский утравында, Әфганстанда һәм башка "кайнар" нокталарда сугышкан 10 якташыбыз яши.

Кызганычка каршы, табибларны карт солдатлар өенә торган саен ешрак чакыралар, аларга хастаханә койкасында күбрәк вакыт үткәрергә туры килә. Шуңа күрә Лаеш үзәк район хастаханәсендә "Кадерле ветераныбыз" социаль-гуманитар проект кысаларында сугыш ветераннары, тыл хезмәтчәннәре һәм хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар өчен махсуслаштырылган өч палата бүленгән. Аларның икесендә авырулар ята инде, өченчесендә ремонт бара.

Баш табибның медицина бүлеге буенча урынбасары Гөлнур Сәйфетдинова һәм терапия бүлеге мөдире Дания Исмәгыйлова "Кадерле ветераныбыз" проектын тормышка ашыру барышы турында сөйлиләр.

-Беренче чираттагы эшләр эшләнде: косметик ремонт ясалды, җиһазларны һәм көнкүреш техникасын өлешчә алыштырдык, телевизорлар сатып алдык. Функциональ караватларга заказ бирдек, алар инде эштә. Иң яхшы шартлар 16 нчы палатада булачак. Ул бер авыруга һәм аны караучы бер кешегә исәпләнгән. Инде кондиционер, душ кабинасы, унитаз, раковина урнаштырылды. Өстәмә төстә кислород китерәчәкбез. Санузелда тоткалар ясаячакбыз, чөнки монда олы яшьтәге кешеләр ятачак бит. Аларның күбесе палата буйлап та көч-хәл белән генә йөри. Без барысын да авырулар уңайлыгы өчен эшлибез.

Без махсус җиһазланган палаталарда булдык. Җайлы, уңайлы, чиста.

-Безгә монда ошый, ремонт ясалган, барысы уйланылган. Продуктларны саклар урын бар. Телевизор карарга һәм беркая чыгып йөрмичә монда гына юынырга була, - диләр ветераннар. -Үз өеңдәге кебек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев