Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Хокук белгечләре үсмерләр сорауларына җавап бирде.

Узган пәнҗешәмбедә Лаешның 1 нче гимназиясендә балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне узды. Чараның инициаторы һәм оештыручысы буларак мәгариф идарәсе ярдәмендә юстиция министрлыгы чыгыш ясады. Очрашуның максаты балигъ булмаганнарга бушлай юридик ярдәм күрсәтү иде. Гимназиянең 9-10 сыйныф укучылары һәм ЛТЭТ студентлары алдында нотариус, бала хокуклары буенча уполномоченный, опека һәм попечительлек, социаль...

Узган пәнҗешәмбедә Лаешның 1 нче гимназиясендә балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне узды. Чараның инициаторы һәм оештыручысы буларак мәгариф идарәсе ярдәмендә юстиция министрлыгы чыгыш ясады. Очрашуның максаты балигъ булмаганнарга бушлай юридик ярдәм күрсәтү иде. Гимназиянең 9-10 сыйныф укучылары һәм ЛТЭТ студентлары алдында нотариус, бала хокуклары буенча уполномоченный, опека һәм попечительлек, социаль яклау органнары, ПДН вәкилләре чыгыш ясады.

Үсмерләр өчен гражданлык һәм гаилә хокукының кайбер детальләренә кыска экскурсия үткәрделәр. Хокукларын һәм вазифаларын, шулай ук гамәлләр өчен җаваплылыкны аңлаттылар. Чыгыш ясаучылар сорауларга җавап бирделәр, консультация үткәрделәр, шәхси фикер алышуны таләп иткән мөһим мәсьәләләр килеп чыккан очракта үзләренә кабул итүгә чакырдылар. Очрашу азагында "Алтын көз" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре "Үз хокукларыңны бел" белешмәлеге тараттылар. Анда кыскача һәм файдалы мәгълүматлар тупланган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X