Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Хокукларыннан тагын “эчеп колак каккан“

Казан-Оренбург трассасының 46нчы километрында Казан юл-патруль хезмәте инспекторлары игътибарын "ВАЗ-2107" автомобиле җәлеп итә. Патруль машинасын күреп "җиделе" туктый, ә салонда аңлаешсыз гамәлләр башкарыла. Тәртип сакчыларында бу шик уята. Якынрак килгәч ДАИ хезмәткәрләре машина йөртүче белән арткы урындыкта утырган 22 яшьлек пассажирның урыннарын алышуын күрәләр. Документлар тикшергәндә "алмаш" йөртүченең иминият полисына...

Казан-Оренбург трассасының 46нчы километрында Казан юл-патруль хезмәте инспекторлары игътибарын "ВАЗ-2107" автомобиле җәлеп итә.

Патруль машинасын күреп "җиделе" туктый, ә салонда аңлаешсыз гамәлләр башкарыла. Тәртип сакчыларында бу шик уята.

Якынрак килгәч ДАИ хезмәткәрләре машина йөртүче белән арткы урындыкта утырган 22 яшьлек пассажирның урыннарын алышуын күрәләр. Документлар тикшергәндә "алмаш" йөртүченең иминият полисына язылмаган булуы ачыклана. Ә "чыны" - 35 яшьлек ир кеше - аек булмый. Медицина тикшерүеннән ул баш тарта.

Бозучының элек тә исерек килеш машина йөрткән өчен берничә тапкыр җаваплылыкка тартылган булуы һәм йөртү хокукларыннан мәхрүм ителүе ачыклана. Документларын аңа бер ел элек кире кайтаралар, әмма гр. Ч. тагын алардан "эчеп колак каккан".

Суд йөртү хокукларыннан мәхрүм итү турында карар чыгарган һәм ваемсыз автосөючегә 30 мең сум күләмендә штраф билгеләгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишево