Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Хәрәкәт кагыйдәләрен бозу авариягә эләгү куркынычы тудыра.

Дөньяда юл-транспорт һәлакәтләре нәтиҗәсендә көн саен өч мең кеше һәлак була һәм 100 меңгә якыны җитди җәрәхәтләр ала. 2005 елдан ноябрьнең өченче якшәмбесендә Бөтендөнья юл һәлакәтләре корбаннарын искә алу көне үткәрелә. Бу көнне үткәрүдә мәктәп укучылары, студентлар, хәрәкәтнең яшь инспекторлары, картингчылар командалары, волонтерлар актив катнаша. Яшьләрне җәлеп итүнең сәбәбе юл...

Дөньяда юл-транспорт һәлакәтләре нәтиҗәсендә көн саен өч мең кеше һәлак була һәм 100 меңгә якыны җитди җәрәхәтләр ала. 2005 елдан ноябрьнең өченче якшәмбесендә Бөтендөнья юл һәлакәтләре корбаннарын искә алу көне үткәрелә.

Бу көнне үткәрүдә мәктәп укучылары, студентлар, хәрәкәтнең яшь инспекторлары, картингчылар командалары, волонтерлар актив катнаша. Яшьләрне җәлеп итүнең сәбәбе юл хәрәкәтенең яшь катнашучыларының аеруча куркыныч төркемгә керүе белән аңлатыла. Татарстанда агымдагы елның тугыз аенда аварияләрдә 58 яшь кеше һәлак булган, ягъни юл хәрәкәтендә катнашучы һәр алтынчы һәлак булучы - 25 яшькә кадәрге яшь кеше. Мотоцикл техникасын йөртүчеләрнең зур өлешен нәкъ менә яшьләр тәшкил итә, ә бу - транспортның иң куркыныч төре.

Двигатель күләме 50 куб сантиметрдан артмаган, максималь тизлеге сәгатенә 50 километрдан артык булмаган скутерлар ЮХИДИ бүлекчәләрендә теркәлүне таләп итми. Әмма скутер йөртүчеләр "М" категорияле йөртү таныклыгына ия булырга тиеш. Скутер белән идарә итү 16 яшькә җиткәннән соң гына рөхсәт ителә. Әгәр скутерчы 16 яшькә җитмәгән икән, аның әти-әнисенә карата штраф санкцияләре кулланыла. Детальләрендә ачык төсләр, яктылык кайтаручы элементлар куллану исәбенә экипировка йөртүчене юлда күзгә ташланырлык итәргә тиеш. Ә мотошлемсыз килеш авариядә һәлак булу куркынычы аны кигәндәгедән 1,5 тапкырга югарырак.

1 июльдән транспорт чарасы белән исерек килеш идарә итүнең кабатлануы җинаять җаваплылыгына китерә - 200-300 мең сум күләмендә штрафтан ике елга кадәр иректән мәхрүм ителүгә кадәр.

Еш кына фаҗиганең сәбәбе каршы як хәрәкәт юлына чыгу һәм тизлекне арттыру була. Тагын бер киң таралган бозу - иминлек каешларын эләктермәү. Ә бит аларны куллану юл-транспорт вакыйгаларында машина йөртүче һәм алгы утыргычта утыручы пассажир өчен һәлак булу яки җәрәхәт алу куркынычын 50% ка киметә, ә арткы утыргыч пассажирлары өчен - 25%ка. Юл-транспорт һәлакәтләре кичен яки төнлә еш була. Фаҗигаләр килеп чыгу графигы яшьләрнең тормыш ритмы белән туры килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район ДТП