Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Хәрәкәтнең төп векторы - новаторлык алымлары

Лаеш муниципаль районы федераль программалар һәм проектларны гамәлгә ашыру буенча республика рейтингында өченче урында. Узган елда мәктәпкәчә, гомуми һәм һөнәри белем бирү системасында күп үзгәрешләр булды. Безнең район тарихында беренче тапкыр гомумән алганда 420 урынга Лаешта, Олы Кабанда һәм Сокурыда берьюлы өч балалар бакчасы төзелде һәм файдалануга тапшырылды. Балалар бакчаларын...

Лаеш муниципаль районы федераль программалар һәм проектларны гамәлгә ашыру буенча республика рейтингында өченче урында.

Узган елда мәктәпкәчә, гомуми һәм һөнәри белем бирү системасында күп үзгәрешләр булды. Безнең район тарихында беренче тапкыр гомумән алганда 420 урынга Лаешта, Олы Кабанда һәм Сокурыда берьюлы өч балалар бакчасы төзелде һәм файдалануга тапшырылды. Балалар бакчаларын ачу дәрәҗәсе кунаклар, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм РФ Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Игорь Шувалов катнашында онлайн режимда үткәрелде һәм район кешеләре өчен зур бәйрәмгә әверелде. Әлеге социаль объектларны сафка кертү белән балалар бакчаларына чиратлар сизелерлек кимеде.

Район үзәгендә белем бирү учреждениеләрен яңарту программасы гамәлгә ашырыла. Программа кысаларында Лаеш районының ике мәктәбендә 30 яшьтән өлкәнрәк мәктәпләр өчен капиталь ремонт үткәрелде. Бу максатларга республика бюджетыннан 18 миллион сумнан артыграк акча бирелгән, җирле бюджеттан - 10 миллионнан артык. Үсеп килүче буынга белем һәм тәрбия бирүнең новаторлык ысулларын куллану белем сыйфатына мөһим йогынты ясады. Мәсәлән, "ТРның иң яхшы авыл белем бирү оешмасы" рейтингында Урта Девятово мәктәбе беренче урын алды. Ә 2015 елда медалистлар һәм югары балл җыючылар саны буенча район лидеры - Пәрәү урта мәктәбе дүртенче урында.

Лаеш техник-икътисад техникумы өчен 2015 ел борылыш елы булды. Бинага капиталь ремонт ясалды, учреждениенең матди-техник базасы яхшыртылды. Ә иң мөһиме, ТР мәгариф һәм фән министрлыгы, "Казан" халыкара аэропорты" база предприятиесе һәм "Тулпар" компанияләр төркеме ярдәме белән техникум базасында югары һөнәри осталыкка ия эшче кадрлар әзерләү буенча ресурс үзәге булдырылды. 2014-2015 уку елы эчендә белем бирү буенча республика рейтингында 13 позициягә күтәрелдек. Ел саен белем бирү сыйфатының республика рейтингында безнең район ышанычлы төстә югарыга күтәрелә. 2016 елның максаты - күтәрелешне динамик төстә дәвам итү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: образование Лаишевкий район