Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Хәтер һәм кайгы көне

Лаешта яшәүчеләр Бөек Ватан сугышында һәлак булган якташларын искә алу өчен Җиңү паркына җыелдылар. Кызганычка каршы, ул коточкыч вакыйгаларның шаһитлары кими бара. Шуңа күрә Туган илебез бәйсезлеге һәм иреге өчен сугышкан, Европа илләрен "көрән чума"дан коткарган совет халкының батырлыгын хәтердә саклау мөһим. Митингта чыгыш ясаган Лаеш район башкарма комитеты җитәкчесе...

Лаешта яшәүчеләр Бөек Ватан сугышында һәлак булган якташларын искә алу өчен Җиңү паркына җыелдылар.

Кызганычка каршы, ул коточкыч вакыйгаларның шаһитлары кими бара. Шуңа күрә Туган илебез бәйсезлеге һәм иреге өчен сугышкан, Европа илләрен "көрән чума"дан коткарган совет халкының батырлыгын хәтердә саклау мөһим. Митингта чыгыш ясаган Лаеш район башкарма комитеты җитәкчесе Михаил Фадеев, районның сугыш һәм хезмәт ветераннары советы рәисе Рашат Булатов шул хакта сөйләделәр. Җиңү паркына килүчеләр арасында балаларның күп булуы сөендерә. Алар өлкәннәр белән Азат итүче солдат һәйкәленә чәчәкләр куйдылар, аларны ветераннарга бүләк иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев