Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Хәтер маршы – яхшы һәм кирәкле эш

Видеосюжетны газета сайтында "Видео" бүлегендә карагыз Хәтер маршында катнашучы Казан укучылары өч көн Лаеш район мәктәпләре буйлап йөрделәр. Казанның яшь эзләнүчеләре һәм агитбригадаларда катнашучылары үз яшьтәшләре белән очраштылар, Бөек Ватан сугышы елларында өлкәннәр белән бертигез дәрәҗәдә тылда хезмәт куйган, ә кайчак корал тотып сугышкан шундый ук үсмерләр турында сөйләделәр. Хәтер...

Видеосюжетны газета сайтында "Видео" бүлегендә карагыз

Хәтер маршында катнашучы Казан укучылары өч көн Лаеш район мәктәпләре буйлап йөрделәр.

Казанның яшь эзләнүчеләре һәм агитбригадаларда катнашучылары үз яшьтәшләре белән очраштылар, Бөек Ватан сугышы елларында өлкәннәр белән бертигез дәрәҗәдә тылда хезмәт куйган, ә кайчак корал тотып сугышкан шундый ук үсмерләр турында сөйләделәр.

Хәтер маршы - ул иҗтимагый хәрәкәт. Аның максаты - Россиянең героик үткәне, Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм куркыныч дошман алдында баш имәгән халык турында хәтерне саклау.

27 февраль көнне Рождественода Хәтер маршының йомгаклау очрашуы булды, анда тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары, мәгариф бүлеге вәкиле Любовь Харитонова, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Иван Алешин, авыл җирлеге башлыгы Сергей Гуцу катнашты. Әмма иң мактаулы кунак - районда гына түгел, республикада да хөрмәткә ия кеше - Бөек Ватан сугышында катнашкан Михаил Иванович Романычев булды.

Түгәрәк өстәлгә Рождествено мәктәбенең элекке директоры, "Пламя" эзләнүчеләр отрядының алыштыргысыз җитәкчесе Владимир Чуприн җитәкчелек итте. Ул инде 20 ел укучыларны фашистлар белән сугыш булган җирләргә алып бара. Рождествено үсмерләре һәлак булган сугышчылар сөякләрен яңадан җирләүдә бер генә катнашмаганнар.

-Мин агитбригадалар чыгышын ике көн тыңлыйм. Һәм ике көн тамакта төер тора, - ди Любовь Харитонова очрашуга йомгак ясап.

Чыннан да сугыш чоры балалары, очучы кызлар турында хикәяләүче пафоссыз гына гади сүзләр җуелмаслык эз калдыра. Бу кызларны һәм малайларны тыңлыйсың да - тәннән кырмыскалар йөгерешә....

-Балалар кирәкле эш алып бара, - педагогларның әлеге нәтиҗәсе башка фикергә урын калдырмый. - Узганнар турында хәтерне саклап кына илебезнең киләчәгенә ышанырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район марш памяти