Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Хәтерлибез һәм хөрмәт итәбез

Җиңү көненә "Кама ягы" газетасы редакциясе, мәгариф идарәсе, район башкарма комитетының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге тарафыннан игълан ителгән "Хәтерлибез һәм хөрмәт итәбез" видеофильмнар конкурсы төгәлләнде. Тамашачылар һәм "Татмедиа" АҖ филиалы "Кама ягы" газетасы редакциясе" директоры-баш редактор Денис Суханов рәислегендә жюри тавыш бирүе йомгаклары ясалды. Конкурс өч номинациядә үткәрелде....

Җиңү көненә "Кама ягы" газетасы редакциясе, мәгариф идарәсе, район башкарма комитетының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге тарафыннан игълан ителгән "Хәтерлибез һәм хөрмәт итәбез" видеофильмнар конкурсы төгәлләнде. Тамашачылар һәм "Татмедиа" АҖ филиалы "Кама ягы" газетасы редакциясе" директоры-баш редактор Денис Суханов рәислегендә жюри тавыш бирүе йомгаклары ясалды.

Конкурс өч номинациядә үткәрелде. Иҗат коллективлары, 15 яшькә кадәрге катнашучылар һәм 15 яшьтән өлкәнрәк авторлар эше бәяләнде. Сайлап алуның төп критерийлары түбәндәгечә: конкурс кагыйдәләренә, төп тематикага ярашлы булу, видеофильмнарның композициясе һәм cценарие, төшерү һәм тавыш яздыру, видеомонтаж сыйфаты, шулай ук тамашачыларга эмоциональ тәэсир итүе исәпкә алынды.

"Кама ягы" сайтында тамашачылар тавыш бирүе нәтиҗәләре буенча Пәрәүдән Ләйсән Шаһитова ышанычлы җиңү яулады. Ул Бөек Ватан сугышында катнашучылар турында ике фильм тәкъдим итте.

Составында Денис Суханов, район ветераннар советы рәисе Рашат Булатов, Лаеш районы мәгариф идарәсе начальнигы урынбасары Любовь Харитонова, яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге белгече Алсу Ибраһимова, редакция хезмәткәрләре Людмила Никифорова һәм Светлана Петрова булган жюри урыннарны түбәндәгечә билгеләде.

Иҗат коллективлары категориясендә Державинодан "Тыл хезмәтчәннәренә багышлана" фильмын тәкъдим иткән Римма Шәвәлиева җитәкчелегендәге авторлар төркеме җиңүче булды.

15 яшькә кадәрге авторлар номинациясендә Никольскийдан Виталина Косованың "Великая Отечественная война в памяти людей" фильмы җиңде.

15 яшьтән өлкәнрәк авторлар номинациясендә 25 Октябрь исемендәге совхоз поселогыннан Лидия Карпованың "О ветеране-участнике Парада Победы 1945 года" фильмы лидер булды. Имәнкискәдән Ризәлә Шакирова, Урта Девятоводан Вадим Жестков, Лаештан Екатерина Культина, Пәрәүдән Ләйсән Шаһитова эшләре, шулай ук Ксения Кузнецованың (Ташкирмән) слайд-шоуы (ул кагыйдәдән чыгарылма буларак редакция хезмәткәрләре тарафыннан җентекле төстә видеофильм итеп эшкәртелгәннән соң конкурста катнашуга рөхсәт алды. Мәктәп укучысы слайдлары күп тавыш җыйды) өстәмә призлар белән билгеләнде.

Бүләкләү тантанасы 25 майда мәктәпләрдә "Соңгы кыңгырау" бәйрәмендә булачак. Анда конкурста катнашкан һәркемгә дипломнар, шулай ук җиңүчеләргә акчалата премияләр һәм призлар, номинантларга өстәмә призлар тапшырачаклар. Конкурсның барлык катнашучылары мактауга һәм тамашачылар игътибарына лаек, чөнки алар үзләренең иҗади эшләрендә талант һәм илһамнарын чагылдырганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район конкурс фильмов