Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Хәтерне саркофагка ябып булмый

Хәтерне саркофагка ябып булмый Чернобыльне искә алу көнендә лаешлылар техноген катастрофа нәтиҗәләре ликвидаторлары геройлыгын искә алдылар. Район мәдәният йортына аларның көрәштәшләре, район Советы, ветераннар советы вәкилләре, Лаеш мәктәпләре укучылары һәм педагоглары килде. Куркыныч атом катастрофасы нәтиҗәсендә һәлак булган яки авырулардан үлгәннәр истәлеген бер минут тын торып хөрмәтләделәр. Лаеш районыннан чакырылган...

Хәтерне саркофагка ябып булмый

Чернобыльне искә алу көнендә лаешлылар техноген катастрофа нәтиҗәләре ликвидаторлары геройлыгын искә алдылар. Район мәдәният йортына аларның көрәштәшләре, район Советы, ветераннар советы вәкилләре, Лаеш мәктәпләре укучылары һәм педагоглары килде.

Куркыныч атом катастрофасы нәтиҗәсендә һәлак булган яки авырулардан үлгәннәр истәлеген бер минут тын торып хөрмәтләделәр. Лаеш районыннан чакырылган авария ликвидаторларын башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Андрей Карсалов сәламләде. Зал 800 мең ликвидаторның героик батырлыгы эпизодларын торгызучы кинохроника кадрларын игътибар белән карады. Алар арасында ут һәм радиоактив куркыныч белән көрәшкән 30 якташыбыз да бар. Чернобыльчеләр иҗтимагый оешмасы рәисе Валерий Курочкин утыз ел элек булган вакыйгаларны дулкынлануын көч-хәл белән тыеп искә алды.

-Чернобыль фаҗигасенең бар дөнья өчен нәрсә булуын бөтен кеше дә аңлый алмый, - дип билгеләде ул. - АЭС реакторында шартлаудан соң беренче көннәрдә кешеләргә янаган куркыныч нәтиҗәләре сәяси күзлектән чыгып яшерелде. Припять, Чернобыль һәм башка шәһәрләр һәм илләрдә яшәүчеләр элементар куркынычсызлык кагыйдәләрен белмәделәр һәм җитди зыян күрделәр. Әмма безнең ликвидаторлар мобилизацияләнделәр һәм Ватан кушканны намус белән башкардылар.

Аварияне бетерүдә янгын сүндерүчеләрнең фидакарь гамәлләре турында 118 нче янгын сүндерү часте вәкиле Виталий Сәгыйтов сөйләде.

Чернобыльчеләр өчен әзерләнгән концерт программасында туган табигать турында җырлар, рус халык җырлары, Чернобыль фаҗигасе хакында шигырьләр яңгырады. Барлык чыгышлар патриотизм, тарихның авыр вакытларында сынмаган-сыгылмаган халык өчен горурлык хисе белән тулы иде. Әлеге батырлык турында хәтерләү - безнең бурыч. Программаны алып барган Юлия Плескач билгеләп үткәнчә, хәтерне саркофагка ябып булмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район Чернобыль