Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Хуҗабикәгә киңәшләр

Якыннарыгызны өй сыры белән шаккатырыгыз Яңа елга кызыклы һәм гадәти булмаган нәрсә әзерләргә - һәр хуҗабикәне шул сорау борчый. Без сезгә кунакларыгызны бик тәмле өй сыры белән гаҗәпләндерергә тәкъдим итәбез. Аны әзерләү гади, күп ингридиентлар таләп итми һәм, шунысы да мөһим, сезнең вакытыгызны күп алмый. Шулай итеп, өй сыры өчен...

Якыннарыгызны өй сыры белән шаккатырыгыз

Яңа елга кызыклы һәм гадәти булмаган нәрсә әзерләргә - һәр хуҗабикәне шул сорау борчый. Без сезгә кунакларыгызны бик тәмле өй сыры белән гаҗәпләндерергә тәкъдим итәбез. Аны әзерләү гади, күп ингридиентлар таләп итми һәм, шунысы да мөһим, сезнең вакытыгызны күп алмый.

Шулай итеп, өй сыры өчен кирәк булачак: 1 литр сөт (өйнеке), 330 гр майлы каймак (мин кибетнекен алдым), 2 йомырка, тәменчә тоз һәм шикәр.

Каймакка йомыркаларны салабыз, миксер белән яхшылап болгатабыз. Сөтне кәстрүлгә салып, утка куябыз, болгатабыз. Тәменчә тоз һәм шикәр салабыз. Ул кайнап чыгуга аңа болгата-болгата аз-азлап каймак белән йомырка катнашмасын агызабыз. Кайнап чыккач утны минимумга калдырабыз. 15-20 минут пешерәбез. Катнашма акрындап куера-оеша башлый - безгә нәкъ шулай кирәк тә. Көеп китмәсен өчен болгатып торырга онытмагыз. Бар катнашма оешуга аны 3-4 кат марля куелган сөзгечкә салыгыз. Сыеклыгы агып беткәч калган массаны өстенә авырлык бастырып сыуткычка куегыз. Иртәнгә өй сыры әзер була. Әмма ул бер-ике көн торып торса, тәмлеләнәчәк кенә.

Тәмле булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район советы хозяйкам

2
X