Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Хәзер армиягә эт белән дә барырга була

Көзге чакырылышның иң кызган чагы, шуңа күрә яшьләр якынлашып килүче вакыйга турында күбрәк уйланалар. Хәрби комиссариатның Лаеш районы бүлегендә чакырылыш һәм медицина комиссияләре эшли башлады. Район хәрби комиссариатының беренче чакырылыш бүлеге начальнигы Дина Фадеева көзге чакырылыш вакытында комиссия утырышына 215 кеше чакырылганын хәбәр итә. Хәрби хезмәт үтәү өчен гаскәрләргә 33...

Көзге чакырылышның иң кызган чагы, шуңа күрә яшьләр якынлашып килүче вакыйга турында күбрәк уйланалар. Хәрби комиссариатның Лаеш районы бүлегендә чакырылыш һәм медицина комиссияләре эшли башлады. Район хәрби комиссариатының беренче чакырылыш бүлеге начальнигы Дина Фадеева көзге чакырылыш вакытында комиссия утырышына 215 кеше чакырылганын хәбәр итә. Хәрби хезмәт үтәү өчен гаскәрләргә 33 егетне җибәрү планлаштырыла.

Элек кабул ителгән кичектереп торулар барысы да гамәлдә. Вуз һәм урта белем бирү учреждениеләрендә укучылар да шул категориягә керә.

Яссы табанлылык, терәк-хәрәкәт аппараты һәм тире авырулары, катлаулы вируслы инфекцияләр һәм башкалар да чакырылышка киртә булып тора.

-Чакырылыш 1 октябрьдә башланды, 31 декабрьдә төгәлләнәчәк. Хезмәт итү срогы шулай ук - 12 ай, - дип билгеләп үтте Дина Донатовна. - Быел дүрт егет армиягә анда бик кирәк булачак белгечлек белән - С категорияле машина йөртүче булып китәчәк.

Әлеге көзге чакырылышның үзенчәлекле яклары бар. 1 октябрьдән югары белемнәре булган гражданнарга сайлау мөмкинлеге бирелә: я чакырылыш буенча 1 ел хезмәт итәләр, я контракт буенча ике ел. Хәрби кафедралары булган вузлар хәзер запастагы офицерларны гына түгел, солдат һәм сержантлар да әзерләячәк. Тагын бер төзәтмә урта һөнәри һәм махсус уку йортлары укучылары өчен кичектереп торуга кагыла. Билгеле бер яшькә кадәр кичектереп тору шарты бетерелә. Әгәр ул элек 20 яшькә кадәр булса, хәзер укып бетергәнче гамәлдә булачак.

Өченче төзәтмә хезмәт итүдән баш тартучыларга кагыла. Хезмәт итәргә теләмәүчеләрнең хәрби билетына 27 яшькә җиткәч "Законлы нтгезе булмаган килеш хезмәт итмәгән" тамгасы салына.Әлеге төзәтмәгә ярашлы төстә, мондый затларны дәүләт хезмәтенә алмаячаклар.

Алдагы яңалык шактый сәер булып күренергә мөмкин. Призывникларга хәзер үз этләре белән бергә хезмәт итү мөмкинлеге бирелә.

-Армиягә барудан баш тарту сәбәпләре арасында егетләрнең таныш һәм ияләшкән нәрсәләрдән аерылырга теләмәве бар, - дип аңлата Дина Фадеева. - Моңа күпләр өчен гаилә әгъзасы булган йорт хайваны - эт тә керергә мөмкин.

Армиягә хәзер дүрт аяклы дус белән дә барырга ярый. Әмма барлык этләрне дә алмаячаклар. Билгеләнгән шартлар бар: башта аның аерым бер кнекмьльрен ачыклаячаклар, соңыннан махсус әзерлек үткәрәчәкләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев